Июньнең 15 көнендә районда 462 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән

2016 елның 17 июне, җомга

Июньнең 15 көнендә районда 462 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Шуларның 204е тизлекне арттырган, 91е куркынычсызлык каешы такмаган, 28е балаларны махсус җайланмасыз йөрткән өчен. Шулай ук тиешсез урында юл аркылы чыккан 8 җәяүлегә 500әр, җәяүлеләргә юл бирмәгән 7 транспорт белән идарә итүчегә 1500әр сум штраф салынган. Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырган 5 кеше тоткарланган. Аларга хәзер 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга туры киләчәк. Шулай ук транспортка зыян килгән 26 юл–транспорт һәлакәте теркәлгән. Онытмагыз, карар чыкканнан соң 20 көн эчендә штрафларның яртысын гына түлисе. Тик бу исерек килеш руль артына утыручыларга, тизлекне арттырган, светофорга кызыл утка чыккан өчен икенче тапкыр эләгүчеләргә, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыккан өчен елга ике тапкыр тоткарланучыларга, суд карары нигезендә штрафка тартылучыларга кагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International