ЮХИДИ буенча кирәкле дәүләт хезмәтләрен алу өчен иң гади һәм уңайлы юл – ул дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы мөмкинлекләреннән файдалану. Транспорт чараларын теркәү, имтихан тапшыру, машина йөртү хокукы бирүче таныклык алу яки алыштыруга алдан язылу өчен www.uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлергә, тиешле мәгълүматны тутырырга, ИНН һәм СНИЛС шәхси номерларын тикшерү үтәргә, үзегезне кызыксындырган хезмәтне сайларга һәм дәүләт хезмәте үтү өчен гариза язарга кирәк. ЮХИДИдән раслау алганнан соң, тутырылган гариза бланкын һәм дәүләт пошлинасы түләргә квитанция чыгарып, күрсәтелгән вакытка ЮХИДИгә чиратсыз киләсез. Ярты сәгатьтән дә соңга калган очракта чиратка басарга туры киләчәк. Бу хакта безгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсенең теркәү–имтихан алу бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Бариев җиткерде.