3–6 июньдә Казанда рус теле буенча халыкара олимпиада үтте

2016 елның 17 июне, җомга

3–6 июньдә Казанда рус теле буенча халыкара олимпиада үтте. Аңарчы Интернет турда Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һ.б. төбәкләрдә туган телендә белем алучы укучылар үзара көч сынашты. Икенче тур Казанда булды, анда 200дән артык укучы катнашты. Халыкара олимпиадада Арча районы Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлинә Сәлимҗанова җиңүче булды, Казанбаш һәм Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәпләреннән Зәлифә Әүхәдиева һәм Гөлия Гафетдинова призер булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International