Без Гүзәлгә ышанабыз

2016 елның 17 июне, җомга

Без Гүзәлгә ышанабыз

Әле кайчан гына Гүзәл дус кызлары, матур күлмәкләрен киеп, кичке дискотекага чыкканда “Ни өчен мин?!” – дип күз яшьләре белән Аллаһы Тәгаләдән сорый иде.

Ә бүген инде ул бик нык үзгәргән. Мин 21 яшьлек Күпербаш кызы Гүзәл Абдуллинаны беренче тапкыр узган ел декабрьдә мөкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлегендә күрдем. Ул Арча Мәдәният йортында концерт алып барды. Аның хисләнеп шигырь укуы берәүне дә битараф калдырмады.

Нигә диеп мин сине

Яратам икән?

Нигә диеп сагынам?

Яшәү ямем арта икән,

Сине күреп алудан.

Гүзәлнең хыялы матур ап–ак күлмәк киеп кияүгә чыгу, бәхетле булу. Яраткан кешем юк, ди. Ә кәрәзле телефонына әледән–әле шалтыратып торалар.

— Монысы Дагестаннан, — ди Гүзәл. — Танышым, йоклыйсың мәллә, дип борчылып язып җибәргән.

Гүзәл — кызыклы әңгәмәдәш. Аның белән сөйләшеп утырганда 25 илне йөреп чыккан, тумыштан аяксыз, кулсыз Австралия кешесе Ник Вуйчич искә төшә. А.Малаховның “Әйдә сөйләсеннәр” дигән телетапшыруына да килде ул. Өйләнгән, яраткан хатыны, баласы, һөнәре бар. Аның белән сөйләшер, кочаклашып, энергия алу өчен чират торалар. Гүзәл белән дә аралашу кызыклы булды. Алдан киләсегезне белсәм, гөбәдия пешергән булыр идем, ди.

Тагын телефон шалтырады. Әтисе Газинур икән.

— Менә шулай, кызым матурым, дип сөйләшә әтием. Ачуы килгәндә “Гүзәл!” ди. Нык характерың белән шулкадәр әнигә (әбием Гөлсинә) охшарсың икән, ди. Ә әнием дә (Гөлүзә), әтием дә минем йомшаклар. Әтиемә бик рәхмәтлемен, ул әнине гарип бала таптың, дип ташлап китмәгән. Арчада яшәүче әнинең апасы Тәнзилә апама да бик рәхмәтлемен. Тугач ул мине күтәреп Казан хастаханәсенә алып киткән. Аллага шөкер, кулларым эшли, аякларым йөреп тора.

Төмәнгә мөмкинлекләре чикләнгәннәр конкурсына баргач Гүзәл гыйбрәтләрне күреп, шөкер итеп кайта. Майда үткәрелгән әлеге конкурста 2нче урынны алып, “Вице–Мисс оптимист—2016” исемен ала. Узган ел республика буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында оештырылган конкурста “Хыялый Энҗе—2015” номинациясендә җиңә. Өй эчендәге диварларда Гүзәлнең дипломнары, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тезелеп киткән. Шахмат буенча да җиңүләре бар.

Гүзәл мәктәпне тәмамлый, юрист- лыкка укый. Дини белем ала. Казанда массажистлыкка укып кайта. Хыялы юрист булу, машина йөртергә өйрәнеп, таныклык алып, Казанда төрмәдә хезмәт итү. Никтер күңелем шуңа тартыла, ди. Гүзәлнең барлык хыялларын да әйтеп бетермик әле.

— Ә бит тормыш шундый матур, иртән тәрәзәңә кояш карый, кош-лар сайрый. Бу матурлыкны күрә белмәүчеләр дә бар бит. Мин тормышта бер нәрсәгә төшендем: мин булдыра алам! Теләк һәм тырышлык кирәк, сау–сәламәт кешеләрне дә узып китәрлек көч–куәт тоям үземдә. Үз эчеңә, өйгә бикләнмәвең хәерле. Аллаһы Тәгалә парсызларны парлы итсен, бала көткәннәргә бала бирсен, ятимнәр булмасын иде. Авыр хәлдә калганнарга да битараф кала алмыйм. Булышырга ашыгам. Әле мин бәйлим, чигәм дә. Картлар йортына 55 пар оекбаш бәйләп бүләк иттем. Шунда бер апаны кызы үзенә кунакка алып киткәнне әйттеләр. Кайткач, үкереп еладым. Ничек инде үз кызы әнисен картлар йортында тота?!

Гүзәл гаиләдә бер бала. Әңгәмә барышында әнисе кызыннан күзен дә алмады. Кызның әти–әнисенә һава кебек кирәклекне төшендем. Гүзәл дә: “ Минем пар ике канатым бар”, — дип куана. Аның тормыш девизы бар: тырышкан кадакны ташка каккан. Без Гүзәлгә ышанабыз һәм уңышлар телибез.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International