Районда “Шатлык” лагере беренче смена балаларын кабул итте. Өч смена эшләячәк лагерьда 210 бала ял итәр дип көтелә. Шулай ук Казанбаш мәктәбе базасында урнашкан “Азимут” палаткалы лагере да быелгы ял сезонын башлап җибәрде. Бу лагерьда балалар самолет төзелешен өйрәнеп, очкычта үзләре дә очып караячак.