Тәртип сагында

2016 елның 17 июне, җомга

Тәртип сагында

Югары уку йортында белем алганда без, ирекле халык дружиначылары, кызыл тасмалар тагып, кичләрен график буенча Казан урамнары буйлап тәртип сакларга чыга идек. Ул вакытта заманы да икенче булгандыр. Бер төркем яшь студент кызлардан курыкмасалар да, намус саклау бар иде.

Һәм менә яңадан халык дружиналары кире кайтты. 2015 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында закон кабул ителде. Шуның нигезендә Арча районында ирек-ле халык дружиналары төзелде. Аларның эше турында кызыксынып, без район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспекторы Рәмзия Тимергалиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Арча районында бүген күпме дружиначы бар?

– 19 ирекле халык дружинасы эшли, шуларның дүртесе шәһәрдә. Барлыгы 187 кеше. Барлык отрядларга да төбәк реестрына кертелүләре турында таныклык бирелде, дружиначылар барысы да иминиятләнде.

– Халык дружиначылары нәрсә белән шөгыльләнә?

– Нәкъ элекке вакытлардагыча график буенча, һәр атнаны җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә кичке 6дан 11гә кадәр тәртип сагына чыга. Атна саен 32 дружиначы катнаша. Авылларда җыелу урыннары авыл җирлекләрендә, ә Арчада җәмәгать тәртибен сакларга чыгу алдыннан инструктаж алу өчен эчке эшләр бүлегенең дежур частена киләләр. Кемнәр катнашканы махсус журналда теркәлеп барыла. Массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары вакытында полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә дружиначылар да килә.

– Ирекле халык дружиначылары булышлыгы белән хокук бозу очраклары теркәлдеме соң?

– 2015 елда ­— 78, 2016 елның 5 аенда 42 административ хокук бозу очраклары ачыкланды. Эш нәтиҗәләре атна саен иртәнге, шулай ук даими оператив киңәшмәләрдә карала, алар белән инструктажлар үткәрелә. Арча район Советы утырышында дружиначыларның эшен тагын да активлаштыру, аларның санын арттыру, яшьләрне, уку йортлары студентларын да тарту, иң активларын бүләкләү турында да сүз булды.

– Моңа кадәр бүләкләнүчеләр бар идеме?

– 2015 елда Арча сөт комбинатыннан Рөстәм Сәлахов, Арча педагогика көллиятеннән Марат Кәбиров премия алды инде. Арча элеваторыннан да республика бүләгенә тәкъдим ителүче бар.

– Студентлар, яшьләргә килгәндә, бездә форпост (җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) үзәге дә бар бит.

– Әйе, 32 форпост отряды эшли. 363 кеше исәп-ләнә. Студентлар, яшьләр, укучылар мәктәпләр тарафыннан үткәрелгән чараларда, җәйге лагерьларда җәмәгать тәртибен саклыйлар, тулай торакларда булалар, рейдлар оештыралар. Быел 92 рейд үткәрелгән, балигъ булмаганнар тарафыннан 10 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International