15 июньдә Арча шәһәрендә яшәүче Мөнәвәрә Мөхәммәтҗановага 100 яшь тулды

2016 елның 17 июне, җомга

15 июньдә Арча шәһәрендә яшәүче Мөнәвәрә Мөхәммәтҗановага 100 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилее белән котлап аңа Россия Федерация- се Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Мөнәвәрә әби үз гомерендә бик күпне күргән. 11 айлык вакытында әнисе, 2 яшендә әтисе үлә. Иске Кенәрдә туган кызны Сөрде авылындагы туган апасы алып тәрбияли. 16 яшьтән колхоз эшендә бил бөгә башлый ул. 1938 елда Мирҗәм авылы егете Сәйфуллага кияүгә чыга, өч бала үстерә. Ире Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International