Ул китапка кергән
Гөберчәк авылында яшәүче Тәскирә Хәйбинага 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. Матур, гүзәл мизгелләр кичердек без бу минутларда.
Әбекәйнең шатлыгын уртаклашыр- га Яр Чаллыдан балалары, онык- лары кайткан, якын–тирәләрдә яшәүчеләре дә тиздән кайтып җитәргә тиеш икән. Нинди бәхет бит ул, шушы яшеңә үзеңнән якты эз калдырып, горурланырлык балаларың янәшәсендә аяк басу! Сигез балага гомер биргән ананың бүген 6 баласы исән-сау. Балалары әти- әнисе үрнәгендә тырыш, булдыклы кешеләр, нинди генә эшкә тотынсалар да, хезмәтләрен намус белән башкарып яшәүчеләр. Араларында “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнүчесе дә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атказанган электр челтәре хезмәткәре исемен йөртүчеләре, Россиянең мактаулы төзүчесе дә бар. Бай әби ул Тәскирә апа — 17 оныгы үзен өч дистәгә якын онык-чык белән бүләкләгән инде.
“Их, мондый шатлыкны әти генә бүлешә алмады”, — ди балалар. Гомер буе икесен бергә күреп, өлкәнәйгәнче әти-әни назын татып яшәгән балалар әтиләрен бик юксына. Мөхәммәтнур абыйның бакыйлыкка күчүенә 10 ел тулган. Тәскирә апа белән алар 60 ел үрнәк гаилә булып тату гомер кичергән. Әле алай гынамы, Хәйбиннарның тормышы, яшәеше, үрнәк гаилә язмышы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Исәнме, Кәшфи абый!” повестенең нигезе булып тора! Повестьнең төп героеның хатыны Асия (Тәскирә апа белән Мөхәммәтнур абый аларның прототибы) апа белән сөйләшеп утырабыз икән бит! Тәскирә апа бүгенге көндә төпчек улы Линар һәм килене Фирдия тәрбиясендә яши. Алар йортында килен-кайнана төшенчәсе юк бугай, Тәскирә апа гел Фирдия дип кенә тора.
Зиһене сокланырлык камил булган Тәскирә апа тарихи үткәннәрен бөтен нечкәлекләренә кадәр җентекләп сөйли. 14 яшеннән эшли башлаган кыз колхозда да эшләгән, урман кисәргә дә барган. Хәзер әйтергә генә ансат, нинди авыр эшләр, нинди коточкыч еллар бит! Ярый, бәхетедер, Әтнәгә укырга җибәрделәр. Шунда алып кайткан хисапчы белеме озак еллар хисапчы эшендә эшләргә ярдәм итте. Истәлекләрне барлый башласаң, уйлар йомгагы еракларга алып китә. Әнә, йортта сакланучы “Зингер” тегү машинасы гына да үзе бер ядкәр. Ул — Мөхәммәтнур абыйның әтисеннән калган — заманында Габдулла Тукайга киемнәр теккән машина. Гомере буе читкә чыгып китеп, пәлтә, пинжәк, куртка ише өске киемнәр, баш киемнәре тегү кәсебен юлдаш иткән Хәлиулла бабай турында Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә дә искә алына. Ә Тукай белән алар еш кына Уральскида очрашкан (шунда кадәр барып җиткән!). “Син теккән киемнәрне кияргә җайлы”, — дип бәяләгән аның хезмәтен шагыйрь. 11 яшендә тегү тегеп әтисенә тарантас алырлык акча җыйган Хәлиулла бабайның осталыгы, тырышлыгы ярдәмендә гаилә сугыштан соңгы авыр елларны да башка гаиләләр кебек авыр кичерми. Заманына күрә кәттә — өч яклы йортта яшәгән, өй тулы бала-чага тавышы яңгырап торган елларын сагынып сөйли Тәскирә апа.
Бүген әбекәй әти-әнисенең, кайната-кайнанасының, 7 туганының, иренең, сабый килеш мәрхүм булган баласының һәм улы Ринатның догачысы. Игезәк туганымның да гомерен яшимдер, ди ул. Аллаһы Тәгалә игезәгенә гомерне генә кыс-ка биргән, дөньяда ярты ел да яши алмаган сабый.
Балалары, оныклары бергә җыелса, йортлары гөр килеп тора Хәйбиннарның. Үзара уен-көлке сөйләшеп яшәгән балалар (хәтта Тәскирә апа да шаярып сөйләшә үзләре белән) йортны бәйрәм рухына күмә дә куя. Раушаны гына берүзе дә нинди сәләтләргә ия бит: гармунын алса, теләсә нинди көйне суза, җор телле, үзлегеннән өйрәнеп сәхнәгә чыгарлык дәрәҗәдә фокус жанрына кадәр үзләштергән бит!
Безне туган көн бәйрәменең башлану минутлары озатып калды. Чаллыдан кайткан оныгының кызлары — балалар арасында узган конкурслар лауреатлары әбиләренә җыр алып кайткан. Тамашачы әби, шөкер, үз аякларында яраткан урынына утырып аларның чыгышын карый.
Насыйп булса, тагын биш елдан ул әле сабантуйга да төшеп, оныкчыкларының мәйданда җырлавын да карый алыр. Әнә, еракта яшәүче 100 яшен тутырган авылдашы быел Сикертән сабантуена кайтып җырлап та бирде бит әле!
Розалия Зиннәтова