Депутатка ышанып киләләр

2016 елның 17 июне, җомга

Депутатка ышанып киләләр

Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте.

Арчаның Вәгыйзовлар урамының күп фатирлы 6нчы йортында яшәүче Нәкыя Ваджипова асфальт юл кирәк, дип килгән.

– 60 метр юл инде ул, шуңа асфальт җәелсә, без бик шат булыр идек, – диде Нәкыя ханым.

Депутат район үзәгендә бик күп төзелеш эшләре башкарылуын, 1 километр юлны асфальтлау 15 млн. сумга төшүен әйтеп үтте. “Иртәме, соңмы юллар һичшиксез әйбәтләнәчәк. Бу участокны программага кертеп, якын елларда асфальтланыр ул”, – диде Рау- иль Рәхмәтуллин. Депутат халыктан җыелган үзара салым акчаларының шәһәребезнең йөзен яхшыртуда әһәмиятле булуын, җыелган сумманың дәүләт тарафыннан 4 тапкырга артуын искә алып үтте.

– Сез үзегез үзара салым акчасын түләдегезме? – дип тә сорады.

– Юк, без пенсионерлар аны түли алмыйбыз, – дип җавап бирде Нәкыя ханым.

Арчадан 78 яшьлек Мәрьям Галәветдинова 2008 елдан борчылып яши. Чирләп беттем, ди. Алар яшәгән Комсомол урамындагы агач йорт тирә–юньне матурлап тора иде. Хәзер анда “Арча” спорт комплексы.

– Йортыбыздан бер дә күчәсе килмәгән иде, – дип сөйләде ул. – Ирем исән булса, кузгата алмыйлар иде безне. Йомшак шул мин. Без хәзер Интернационал урамының күп фатирлы 8нче йортында яшибез. Ипотека йорты икән ул. Әле һаман фатир безнеке түгел. Дөрес, фатир өчен акча түләтмиләр үзе. Әмма әҗәт җыелып бара, диләр. Кайда дөреслек? Безгә бит йортыгыз өчен фатирны бушка бирәбез, диделәр. 41 ел хезмәт стажым бар минем. Дүрт кыз тәрбияләп үстердек. Малай көттек. Малай таптым, әмма ул дүрт айлык вакытта үлде. Яшь баланы балаларга калдырып эшкә чыгып киттек. Ирем дә йорт төзеп, эш дия–дия чирләп үлеп китте. Бер ял йортына барганым юк. Зинһар өчен, фатирны үзебезнеке итәргә булыша күрегез. Без депутатка ышанып киләбез... Бер мин генә түгел, без 8 гаилә әле.

– Сезнең мәсьәлә миңа таныш, – дип җавап бирде депутат. – Ул республиканың Дәүләт Советы сессиясендә дә күтәрелде. Йортны кем төзегән, акча табып, шуңа түләргә кирәк инде. Дөрес суд карары кирәк монда. Мин бу мәсьәләне, үз чиратымда, барлап торырмын.

Арча станциясеннән Минниса Мөхәммәдиева балаларын кайгыртып йөри.

– Безнекеләр Нефтебазадагы бер катлы баракта яшиләр, – дип сөйләде ул. – Тузган торак программасына керә торган бик иске йорт. Нигезе дә, суы, бәдрәфе дә юк. Шәһәр Советына йөри торгач, ниһаять, комиссия кышкы якта төшеп карады. Әмма тузган торак, дип бәяләмәделәр. Яңадан бу мәсьәләне карауны сорыйм.

Депутат, комиссия яңадан төшеп карар, дип ышандырды.

Сеҗедән Рания Зыятова:

– Өч сыерыбыз, ике каплатылган танабыз бар. Субсидия алуны тизләтеп булмасмы икән? Сарайны төзеп бетерәсе бар, – дип килгән.

Депутат авылда терлек тотуны хуплады, гозер белән килүчегә уңышлар теләде һәм субсидияне иң беренче чиратта терлекне күбрәк тотучыларга бирәләр, азрак сабыр итегез, таналарыгыз бозауласын, сезгә һичшиксез субсидия булачак, диде.

Арчадан Валентина Привалова торакны яхшырту мәсьәләсе буенча килгән иде. Әтисе сугышта катнашкан, вафат инде. Әнисе дә үлеп киткән. Әмма йортлары бик иске икән. Валентина Привалова сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү программасына кереп булмасмы икән, дип өметләнеп килгән. Кызганыч, аны сөендерә алмадылар. Әлегә сугышта катнашучыларның балаларын торак белән тәэмин итү программасы юк. Әмма өметне өзмәскә кирәк, киләчәктә бәлки булып та куяр.

Депутат һәр мәсьәләнең үтәлешен контрольдә тотачагын әйтте.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International