2016 елның 1 сентябреннән транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының административ регламенты үз көченә керә. Әлеге регламент транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук һәм машина йөртү хокукы биргән таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү стандартын билгели. Регламентка өстәмәдә машина йөртү буенча күнегүләр исемлеге дә бар. Узган җомгада Арча ДОСААФ оешмасы автодромында үткән күрсәтмә чыгышларда әлеге күнегүләрне тәкъдим иттеләр. Биредә 7 районнан автомәктәп- ләрдә белем бирүчеләр катнашты. Арча ДОСААФ оешмасыннан Илшат Гайнетдинов – җиңел, Илнар Гыйбадуллин йөк машинасында, тагылма арбасы белән дә күнегүләрне күрсәтте. Һәрберсенә җентекләп аңлатма бирелеп барылды.