Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...

Көн тудымы, тетрәндерерлек хәбәрләр килеп тора. Узган җомгада Чиканас авылында ике малайның суга батып үлүе аяз көндә яшен суккандай булды.

— Быел икенче сыйныфны тәмамладылар, бик тере, тырыш балалар иде, — ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов. — Бу көнне алар мәчеткә җомга намазына да кергәннәр...

Малайларның берсе — гаиләдә бердәнбер бала, әтисе үлгән. Икенчесе — игезәк сыңары.

Һәр авылда җәйге айларда буа буып куялар (элек бу мәҗбүри иде). Аның төп максаты — янгын чыга калса су запасы булдыру. Бала–чага, каз–үрдәк өчен дә җәйге эсседә җәннәт почмагы бу. Элек балалар күп елларда авыл буалары мыжгып торыр иде.

Чиканас авылында быел башлангыч мәктәптә 11 бала укыган. Авыл урамнары тып–тын хәзер, балалар түгел, каз–үрдәкләр дә юк буа буйларында. Шуңа күрә малайларның суга батуларын да кичкә кадәр күрүче булмаган. Ярый әле бер авыл кешесе аркандагы малын алырга барган. Шунда ул су өстенә калыккан малай гәүдәсен күреп ала, аны коткарырга ташлана, шунда аяклары су төбендәге икенче малайның гәүдәсенә тиеп китә...

— Буалар икәү бу авылда, — ди Радик Шәяхмәтов. — Тирән дә түгел алар — 1 метр чамасыдыр.

— Мондый буаларда су коенырга ярамый, — ди Арча янгын–коткару гарнизоны җитәкчесе, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Искәндәр Юзаев. — Алар су коену өчен җиһазланмаган.

— Суны кайда коенырга соң?

— Арча районында коенырга яраклы сулыклар юк. Менә шуңа күрә пляж бик кирәк. Җәй көне иң яхшы ял — су буенда ял итү. Яхшы йөзә белгән кеше өчен су куркыныч түгел. Менә шуңа күрә суда куркынычсызлыкның беренче шарты булып йөзә белү тора. Йөзә белгән кеше дә сак булырга һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Кагыйдәләрне бозу бәхетсезлек очракларына, кешеләр үлеменә китерә.

Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныр-   га. Коену өчен комлы ярны, төбе чиста, тирән булмаган тын урыннарны сайларга.

Коенганда ярдан ерак китәргә, катерларга, көймәләргә, гидроциклларга якын килергә ярамый.

Кич эңгер–меңгердә коенырга, таныш булмаган урыннарда суга сикерер- гә, текә яр буйларында коенырга ярамый.

Ашаганнан соң бер сәгать ярым–ике сәгать үткәч кенә су коенырга рөхсәт ителә.

16 июньдә Иске Иябаш авылында көпә–көндез янгын чыгып ике хуҗалык көлгә әйләнде. Монда фаҗига зуррак та булырга мөмкин иде, ике йорт тулы бала–чага, иң кечкенәсенә 1 яшь. Авыл кешеләренең уяулыгы балалар гомерен саклап калды.

— Балаларны өйдә үзләрен генә калдырырга ярамый, — дип кисәтә Искәндәр Юзаев. — Алар әле күп нәрсәне аңламый, куркуны белми, өйдә дә, урамда да балалар өлкәннәрнең күзәтүе астында булырга тиеш.

Дөнья булгач төрле хәлләр килеп чыга. “Бик ашыгыч ярдәм кирәк булганда, тормышыгызга, сәламәтлеккә, миллеккә яки әйләнә–тирә мохиткә куркыныч янаганда “112” номерына шалтыратыгыз, — дип киңәш итә И. Юзаев. — Әлеге номерга тәүлек буе, бушлай шалтыратыр- га мөмкин”.

Әгәр хәл чыннан да ашыгычмы, юкмы икән дип аптырап каласыз икән, иң дөресе — шалтырату. Ашыгыч булмаган мәсьәләләр буенча шалтыратмагыз, чөнки бу вакытта чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кеше шалтырата алмаска мөмкин.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International