Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре зур эш башкарды. Районның балалар китапханәсе, “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән Беренче Бөтенроссия акциясендә уңышлы катнашып, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыкларының Дуслык йорты” директоры И.И.Шәриповның Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының балалар китап- ханәсе дипломы белән бүләкләнде.