Зур сынаулар аша
Сугыш башланганда Шәрифҗанга нибары 16 яшь була. Иртән басуга эшкә барырга дип чыккан җиреннән фашистларның илебезгә бәреп керүләре турындагы хәбәрне ишетә ул. Аннан инде тылда хезмәт, фронт, госпиталь, тагын сугыш, җиңү. Ул көннәрне бүгенгедәй хәтерли ветеран.
Тиздән 91 яшен тутыручы Шәрифҗан абый безне капка төбенә кадәр озата чыкты. “Вак–төяк эшләрне карап, чүпләрне себергәләп, суларны түгеп, менә шулай яшәп ятабыз инде”, – диде ул кулларын җәеп ишегалдына күрсәтеп. Ә зур, иркен, якты ишегалдындагы тәртипкә, чисталыкка исең китәрлек, ник бер чүп әсәре булсын. “Быел бераз бирештем әле”, – диде ул соңыннан.
Бик озак сөйләшеп утырдык без аның белән. Яныбызда хатыны Маһирә апа да урын алды. Аларның берсен–берсе бүлдермичә, сабыр гына тыңлап утыруларына, бер–беренә ихтирам белән карауларына сокланып куйдым. 63 ел (әйтергә генә ансат) бергә иңне–иңгә куеп яшәп, алар бер–берсен хәтта күз карашларыннан да аңларга өйрәнгән.
– Әтием бик акыллы кеше иде. Донбасс шахталарында эшләп кайтып, йорт салган, сыерын, атын сатып алган. 1933 елда ул колхозга керде. Барлык әйберләрне колхозга илтеп бирдек. Әтигә ияреп мин дә барганымны хәтерлим, – дип искә ала балачагын Зур Бирәзә авылында яшәүче Шәрифҗан Шәфыйков. – Сыер белән атны, хәтта симәнә ашлыгын да алып чыгып киткәннәр ул чакта. Әти мәрхүм күз яшьләре белән елап калган. Бик авыр тормышта яшәдек. Ягарга утынга кадәр булмады. Гаиләдә 7 ир бала иде, 1937 елга мин үзем генә калдым, калганнары балачакта үлде.
Шәрифҗан 11 яшендә әтисез кала. Тормышлары тагын да авырая. 12 яшьтән аңа җир тырмаларга, салам тарттырырга туры килә. Капчыклар күтәрә ала башлагач, ат җигеп эшли малай. “Өскә кияргә юк, аякта тузган чабата, башта ямаулы бүрек. Ит, йомырка, сөтне күргән дә юк. Ә хезмәт көненә ярый әле икмәк бирәләр иде”, – ди ул.
1942 елның декабрендә егетне армиягә алалар, әнисен окоп казырга җибәрәләр. Шәрифҗан Владивостокка китә, кавалерия частенда чикне саклый. Тик монда да аны ачлык көтеп тора.
– Егетләр ачтан кырыла башлады. Ичмасам, тамагым тук булыр, дип берничә тапкыр сугышка җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иттем. Ниһаять, рөхсәт алдым, – ди ул. – Казанга килеп төштек. Анда 4 ай укыдык.
Егет 3нче Белоруссия фронтына эләгә. Орша шәһәре янына килеп урнашалар, пушкалар бирәләр үзләренә. Дошман оборонасын өзеп, Минск шәһәрен азат итәләр. Бу сугышта якташыбыз “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Беренче сугышта беренче сугышчан бүләге.
Аннан Литва, Латвия, Эстония җирләре.
– Неман елгасын кичеп чыгуын чыктык, тик анда безне танклар, самолетлар белән немецлар каршы алды. Кире елгага борып төшерергә теләделәр. Литваны азат иттек, тик аннан оборонага күчтек. Югалтулар күп иде. Немец кыса башлады. Пехота чигенеп бетте. Хәер, алардан исән кеше дә калмаган иде бугай. Ә кавалеристларга пушканы ташларга ярамый. Сатлык җан дип барыбер үзебезнекеләр атачак, – ди ветеран.
Шунда аның каршында ук снаряд шартлый. Снаряд кыйпылчыклары аның эчәгеләрен өзә, күкрәгенә кадала, иңбашларын, кулларын яралый, башын сыдырып үтә. Берсе нәкъ йөрәк турысына килеп кадала. Гомере бетмәгән була, күрәсең, ул исән кала. Сугыш кырыннан аны Зиннур исемле татар егете алып чыга. “Калдыр, барыбер үләм”, – дип ялвара аңа Шәрифҗан. Тик солдат милләттәшен үлем кочагына ташлап калдырмый. Якташыбыз кыр госпиталендә авыр операция кичерә, аннан озак вакыт Үзбәкстанда госпитальдә дәвалана. 1945 ел башында тазарып та бетмәгән килеш яңадан сугышка китә. Бу юлы 2нче Белоруссия фронты составында Германиягә эләгә. Җиңү көнен дә шунда каршы ала.
Өйдән чыгып киткән көннән “Ватан сугышы” ордены, күкрәге тулы медальләр белән 7 ел ярымнан соң гына кире әйләнеп кайта якташыбыз.
– Минем исәп герой булу иде. Госпитальдә әрәм булды вакытым, – ди якташыбыз уфтанып.
Ул төрле җаваплы урыннарда эшли, соңыннан 20 ел буе төзелеш буенча прораб, шул кадәр үк вакыт партоешма секретаре була. Исеме министрлыкның Хөрмәт китабына кертелә, рәсеме Казанда Мактау тактасында тора. Лаеклы ялга чык- каннан соң да әле “Октябрь” хуҗалыгы (Наласа) рәисе соравы буенча 5 ел төзелеш бригадасын җитәкли.
Авылдашы, сыйныфташы Маһирә белән алар берничә ай гына очрашып, 1950 елда кавышалар. Биш бала үстерәләр. Хәзер аларның игелекле балалар булуларыннан куанып туя алмыйлар. Озак яшәүләренең серен сорагач, бер–берсе турында мактау сүзләре яудыра башладылар.
– Минем Маһирә кебек акыллы хатын юк ул дөньяда, – диде Шәрифҗан абый хатынына яратып карап. – Ә, беләсезме, Маһирә апагыз “РСФСРның иң яхшы терлекчесе” исемен яулаган, Кызыл Байрак орденлы, Мәскәүдән авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән бронза медаль алып кайткан хезмәт алдынгысы.
– Шәрифҗан абыең кебек кеше юк ул, – дип сүзгә кушылды Маһирә апа. – Мин фермадан кайтып кермәдем. Балалар аның карамагында булды. Тормышны ул алып барды. Әле фермага килеп миңа булышырга да вакыт таба иде. Авылның хөрмәтле кешеләре булып саналабыз икән, димәк, шуңа лаек гомер иткәнбез.
Гөлсинә Зәкиева