Сулы йортта тормыш кайный

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Сулы йортта тормыш кайный

Халыкның көнкүрешен яхшырту максатыннан эшләнгән дәүләт программаларының берсе – “Чиста су” программасы. Ул быел безнең районда ничек тормышка ашырыла?

Арчаның көньяк өлешендә – Арча станция- сенең Айван ягында шәһәребез күзгә күренеп зурайды. 2011 елның көзендә күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир участогы бирү программасы эшли башлады. Әлеге программа нигезендә Арчаның көньяк өлешендә бүген барысы 830 гаиләгә җир бирелде. Бу мәйданны күзаллау өчен күршедәге 167 хуҗалыклы Айван авылы белән чагыштыру да җитә: дүрт Айван авылы зурлыгындагы шәһәрчек хасил булачак. Биредә Татарстан Республикасының “Чиста су” программасы кысаларында икенче ел инде яңа урамнарга су кертү эшләре бара. Ул эшләрне нигездә Арчадагы ширкәт башкара. Әлеге ширкәтнең бүлек җитәкчесе Камил Хәйруллин белән башкарылган эшләрне карадык. Яңа урамнар белән бергә, йорт урыннары билгеле булса да, безне буш басу каршы алды. Йомшак һавасына, иркенлеккә хозурланып, басуны иңләдем. Иң биек урында зур су җыю каланчасы калкып чыккан. Җирләр казылган, су торбалары салынган һәм салына. Калай койма белән әйләндереп алынган мәйданда су кудыру скважиналары эшләнгән. Аларны эшләтү өчен баганалар утыртып, ут чыбыклары сузылган. Трансформатор станциясе куелган.

– Бездә бары тик махсус һөнәрле осталар гына эшли, – ди Камил Хәйруллин. – Үз эшен әйбәт итеп башкаручылардан эретеп ябыштыручылар Таһир Бариев, Илнур Закиров, прораб Рөстәм Ихсановны әйтеп үтәсе килә.

– “Чиста су” программасын тормышка ашыру өчен ел саен районга 10 млн. сум акча бирелә, – дип сөйләде район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак–коммуналь хуҗалыгы секторы мөдире Илфат Рәхимов. – Проекты гына да 1 млн. сум тора. Җир астындагы суның кайда барлыгын һәм сыйфатын башта гидрогеологлар ачык-лый. Ул хезмәткә 60 мең сумлап акча китә. Су үткәрелмәгән авыллар да бар. Мәсәлән, Кәче, Урта Курса, Илдус, Каратай авыллары... Шушмабашта су җитми. “Чиста су” программасы нигезендә башкарылган һәм башкарыласы эшләр байтак. Арчаның көньяк өлешендә яшәүчеләрне сулы итү, ягъни аларның үзләренең суы булу ул Арча халкын су белән тәэмин итүгә уңай йогынты ясаячак. Кышын су җитә. Ә менә җәен су күп тотыла.

Чаманы белмибез шул. Бакчасы булганнар – яшелчәгә, җиләк–җимешкә су сиптерә. Алмагачлар төбенә, бәрәңге буразналарына төннәр, көннәр буе шлангдан су ага. Хәтта урамдагы чирәмгә дә сиптергечләрдән вак тамчылар ява...

Соңгы елларда су чыганаклары артты. Әмма районда су хезмәте күрсәтүче “Водоканал–Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев болай ди:

– Су чыганакларын арттырмый торып, Арча халкын су белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итеп булмаячак. Кышкы чорга караганда җәен Арча халкы судан өч тапкыр- га күбрәк файдалана.

Арчада яшәүчеләрнең дә фикерләре белән кызыксындым.

– Арчада су проблемасы йортларны күпләп төзи башлагач туды, – дип сөйли Комсомол урамының 16нчы йортында яшәүче Гәүһәрия Әһлиева. – Дөрес, бездә су беткәне юк, әмма җәен суның басымы кими.

Яңа йортлар белән бергә суга булган ихтыяҗ да үсә. Урыны–урыны белән элек җир астына салынган нәзек торбалар бүгенге көн таләбенә җавап бирми.

Арчаның Завод урамында яшәүче Сания Хәбибуллина:

– Бу урамда 1975 елдан яшибез, – дип сөйләде. – Бездә су һәрвакыт яхшы ага.

Сания ханым кранны ачып, суны агызып та күрсәтте. Сөбханалла, суның шаулап агуы кызыгырлык иде! “Бездә һаман да шундый су”, – диде ул. Бу күпләрнең хыялы.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International