Идел буйлап сәяхәт
Хөкүмәт тарафыннан өлкәннәргә карата игътибар артканга күңел сөенә. Яшь чакларында мөмкин булмаган гүзәл җирләрне күрергә, төрле конкурслар оештырып, яшьлекләрендә ачыла алмаган сәләтләрен дөньяга чыгару өчен ярдәмне бик еш тоя алар.
Май ахырында республика ветераннары Идел буйлап Волгоградка сәяхәткә чыктылар. Әлеге круиздагы 150 ветеран арасында безнең районнан район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов һәм Яңасала башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Оркыя Мөхәммәтҗанова да бар иде.
Сәяхәттән алып кайт-кан тәэсирләрен Оркыя апа безгә сөйләде. Өлкәннәргә карата булган яхшы мөгамәләне бөтен районга җиткерәсе килә аның.
Авылдан Арчага, Арчадан Казанга кадәр илткән җитәкчеләргә рәхмәт сүзе белән башлады әңгәмәсен ветеран. Сәяхәтләре Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнгән көннәргә туры килгәнлектән, һәр тукталган җирләрендә ветераннар һәм яшь буын вәкилләре митинглар белән каршы алган Татарстан делегациясен. “Ветераннар арасында сугыш юлларын узган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм өч Социалистик Хезмәт Герое бар иде. Тере геройларны күрү һәркемгә дә тәти торган бәхет түгел бит”, — ди горурланып Оркыя апа. Ветераннар Волгоградка бару юлында Тәтеш, Самара, Саратов шәһәрләрендә тукталып, андагы мөгамәлә, кунакчыллыкны исләре китеп сөйли. Һәр шәһәрдә аларны җирле җитәкчелек белән бергә кадетлар һәм берсе икенчесенә ошамаган, эчтәлекле, күздән яшьләр китерә торган очрашулар каршы алган, шәһәр буйлап истәлекле урыннарны карап йөрүдән тыш, ветераннар белән истәлекле очрашулар оештырылган.
Ә Волгоград... “Миңа шундый гүзәл җирләрне күрергә насыйп булу — зур бүләк. Андагы бер тәүлек бер сәгать сыман гына булды. Сугыш узган җирләр никадәр истәлекне саклый! Килер буынга тарих күз алдында анда. Мәһабәт Мамай курганы янында сулышлар кысыла, йөрәк үзенә урын таба алмады. Сталинград сугышында катнашкан татарстанлыларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу да күңел кузгаткыч мизгел булды. Ә кич Волгоград консерваториясендә Татарстанның “Балкыш” фестивале лауреатлары куйган концерт вакытында өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә кушылып җырлап, күз яшьләренә ирек бирүе безгә куанычлы да, сагышлы да булды. Туган яктан еракларда сагынып узган гомерләр...” — дип сөйли Оркыя апа. Сугыштан соң туган бала булса да, бу хакта өйдә өлкәннәрнең сөйләшүен тыңлап үскән кыз үсә-үсә илдә нинди афәт узганлыгын яхшы аңлый. Шөкер, әтиләре сугыштан исән кайта, тик ярым-йорты саулык белән. Әтиләренең саулыгы чамалы булгач, балалар күбрәк бабай канаты астына сыена. Кечкенәдән бабасы белән Кили авылыннан Балтач базарына чабата сатарга йөргәнен, үзләре киеп үскән чабаталы елларны еш искә алуы турында әйтә Оркыя апа.
Бу сәяхәт, күргәннәре күңелен кабат шул үткән елларга алып кайткан ветеранның. Волгоградтан кайтканда Тольяттида күргәннәрен дә сөйләп аңлатып бетерерлек сүзләр таба алмый ул. “Анда әллә ничәшәр гектарлы өч зур паркта сугышта катнашкан техникалар урын алган. Сталин утырып йөргән машинага кадәр бар”.
Үзләре күргәннәрне ветераннарыбыз киләчәктә очрашуларда сөйләр, башка район ветераннары белән аралашуда алган кайбер тәҗрибәләрен эш дәверендә үзебездә дә кулланмый калмас әле. Гәрчә, “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш чоры балаларының бәгырен телгәли торган тема булса да...
Розалия САФИНА