Сабак алмыйлар

2016 елның 24 июне, җомга

Сабак алмыйлар

Кичке сәгать җидедән төнге бергә кадәр юлларда рейдта булдык. Өчәр кешедән торган (ЮХИДИнең район бүлекчәсе, Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, участок инспекторы) биш экипаж биш юнәлештә юлга чыкты.

Шушы вакыт эчендә генә дә барлыгы 50 беркетмә төзелде. Иң кызганычы, алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утыр- ган биш кеше (рейд тәмамланганнан соң тагын бер кеше өстәлгән) тотылды. Аларга хәзер 30 мең сум штраф түләргә һәм машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз калырга туры киләчәк. Ә берсе тиешсез урында узарга чыккан өчен таныклыгын алдырган булган инде. Шуңа карамастан, өстәвенә әле салган килеш, руль артына утырган. Аңа хәзер 30 мең сум штраф яки 15 тәүлек арест яный.

Кәефләнеп алганнан соң юлга чыгучыларның берсе Иске Ашыттан булып чыкты. “ВАЗ–2114” машинасын йөртүче яшь кенә егет. “Эштән соң бераз капкан идем. Сез очрарсыз дип уйламадым”, – дип акланырга тырышты ул.

Ә менә мотоцикл белән идарә итүче ике кешенең таныклыгы бөтенләй юк иде.

Рейд вакытында тиешсез урында узарга чыккан өчен ике, куркынычсызлык каешын такмаган өчен ундүрт кешегә беркетмә төзелде. Тәрәзә пыялаларын каралткан ике кеше (500 сум), иминият полисы булмаган дүрт кешегә (800 сум) штраф түләргә туры килә.

Никадәр әйтелү, сабак булырдай хәлләр булып торуга карамастан, тизлекне арттыручылар саны кимеми. Шәһәр урамнарыннан зур тизлектә чабучылар бар.

Бу төнне берничә сәгать эчендә генә дә тизлекне арттырган 15 кешегә беркетмә төзелде.

– Бездә тизлекне үлчәүче махсус приборлар бар, – ди ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин. –Аларны куллану юлларда тәртипне ныгытырга ярдәм итә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International