Институтларда яңа таләпләр
Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды. Алда чыгарылыш сыйныф укучылары алдында тагын бер зур сынау – югары уку йортларына укырга керү. Быел бу юнәлештә аларны нинди үзенчәлекләр көтә? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып үткән брифингта сүз шул хакта барды.
– Бюджет урыннары саны узган елга караганда якынча 1000гә кыскарды, – диде Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
– Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның күпчелеге, ә бу 15 мең 867 кеше, быел югары уку йортларына керүне максат итеп куя, – диде Энгель Фәттахов. – 2016 елда һәр югары уку йортында бюджет урыннарына укырга кабул иткәндә аерым конкурслар үткәреләчәк.
Бюджет урыннары техник белгечлекләр өчен арта, ә социаль–гуманитар белгечлекләр буенча кими. Һәр уку йортында барлык бюджет урыннарының кимендә 10 проценты инвалид балалар, ятимнәр, тумыштан инвалидлар, 1 һәм 2 төркем инвалидларны кабул итүгә бирелә. Максатчан юллама буенча килүчеләргә дә конкурс бар.
Министр белдерүенчә, югары уку йортына укырга керүче гаризаны берьюлы биштән дә артык булмаган югары уку йортына тапшыра һәм аларның һәрберсендә өчтән дә артык булмаган белгечлек һәм юнәлеш буенча конкурста катнаша ала.
Институт һәм университетларга документлар тапшыру вакыты билгеле инде. Көндезге һәм читтән торып укырга керүче абитуриентларны 20 июньнән көтәләр. Иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә керү сынаулары нәтиҗәләре буенча керүчеләр 7 июльгә кадәр документлар бирә ала. Югары уку йортларына керү 3 этапта үтә, – диде Энгель Фәттахов. – Быел кайбер югары уку йортлары профильле юнәлеш буенча өстәмә имтиханнар оештыру хокукы алды. Алар иҗади һәм һөнәри сынау кебек үткәрелергә мөмкин. Бу хакта абитуриентка алдан хәбәр ителергә, шулай ук тулай торакта урыннар турында да алдан мәгълүмат җиткерелергә тиеш. 2016 елда бакалавриат программасы буенча укырга кабул ителгәндә ирешкән уңышлар да – мәктәпне алтын яки көмеш медальгә тәмамлау, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда катнашу, спортта җиңүләр, “ГТО”ның алтын билгесе исәпкә алыначак.
Гөлсинә Зиннәтова