Менә дигән бүләк!
Өйгә газета, журналлар килми башласа, нәрсәдер җитмәгән кебек була. “Язылырга онытканмын икән, икенче айдан гына киләчәк инде, бер ай буе ничек түзәрмен”, – диючеләр еш очрый. Шулай төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә язылырга өлгерә алмаган булсагыз, икенче яртыеллыкка газета–журналларга язылу 25 июньгә кадәр озайтылды.
— Рәхәтләнеп кулга гәҗит алып укуга ни җитә, – ди бер танышым.
– Язылу кампаниясе җиңелдән түгел. Үзебезнең хезмәткәрләр, хат ташучылар тырыша, – диде Арча почтамты җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.
Республикада “ТАТМЕДИА” медиахолдингы басмаларына яздыру буенча “Әти–әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясе дә дәвам итә.
“Курса МТСы” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов алдынгы сыер савучыларга икенче яртыеллыкка район газетасын бүләк итеп яздыруларын әйтте. “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов 50 кешене “Ватаным Татарстан”га һәм 30 кешене “Арча хәбәрләре” газетасына яздырган. “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев әйтүенчә, хезмәт алдынгылары район газетасына подписка белән бүләкләнгән.
Яңа Кенәрдән хезмәт ветераны, укытучы Нурия Зарипова ничә еллардан бирле туганнарын, дусларын (быел 5 кешене) үз хисабына газета–журналларга яздыра. Менә дигән бүләк! Андый бүләкне әле сез дә ясарга өлгерәсез.
Гөлсинә Зәкиева