Яңалыклар

2016 елның 24 июне, җомга

Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тулды. Районыбызның күп гаиләсен бабайсыз, әтисез, улсыз, абыйсыз, кыз туганнарсыз калдырган дәһшәтле елларны Хәтер көнендә искә алабыз. Быел да Арча үзәгендәге стела янында район күләмендә Хәтер көне узды. Яу кырында башын салган якташларыбызны искә алу көнендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән бергә район башлыгы Илшат Нуриев, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев һәм Василиск атакай, “Бердәм Россия”нең яшь гвардиячеләре катнашты. Шулай ук бу көнне “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашында мәчет һәм чиркәүдә сугыш кырында һәлак булучылар рухына догалар укылды, Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International