Партия проектларын – тормышка
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Татарстан – Россиядә 23 федераль партия проектын һәм тагын өстәмә 9 төбәк проектны тормышка ашыручы бердәнбер территория.
“Бердәм Россия” партия- се Татарстан бүлекчәсе проектлары Президент Р. Миңнеханов Стратегиясе алга куйган бурычларны: халыкны социаль яклау, сәламәтлекне саклау, мәгариф, иҗтимагый институтларны үстерүне, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүне үти. “Бердәм Россия” партиясе халыкны социаль яклау мәсьәләсенә аерата игътибар итә. Бу юнәлешне сәяси партия үзенең турыдан–туры эш зонасы, дип саный һәм федераль проектларны өстәмә төбәк проектлар белән тагын да куәтләндерә.
Проектларны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе ничек тормышка ашыра? Шушы сорау белән без бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Жәләлетдиновка мөрәҗәгать иттек.
— “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча бүлекчәсе “Безнең кадерле ветеран”, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”, “Физкультура–сәламәтләндерү комплексларын төзү”, “Балалар бакчалары — балаларга”, “Тормыш сыйфаты — сәламәтлек”, “Балалар спорты” һ.б. проектларны тормышка ашыра, — дип сөйләде Тәлгать Җәләлетдинов. — “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” проекты 2007 елдан гамәлдә. Бу проектны тормышка ашыруда ел да 55ләп оешма, предприятие, шәхси эшмәкәрләр катнаша. Акциягә район мәгариф идарәсе, социаль яклау бүлеге дә кушыла. Соңгы өч елда гына да аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим 509 балага 518 мең 385 сумлык мәктәп кирәк—яраклары тутырылган букчалар бирелде. 2—11 сыйныфларда укучы 265 балага 149 мең 275 сумлык уку кирәк—яраклары тапшырылды. Бу игелекле чараны быел да үткәрәбез.
— Тәлгать Таһирович, “Безнең кадерле ветеран” проекты буенча нинди эшләр башкарылды?
– Бу проект Бөек Җиңүнең 70 еллыгына эшләнде. Бүген Арча районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 50 кеше яши. Алар өчен район үзәк хастаханәсендә барлык уңайлыклары булган икешәр урынлы 2 палата әзерләнде. Ветераннарга партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзалары, җирле Советның депутатлары беркетелде. Биредә дәваланучыларга “Бердәм Россия яшь гвардиясе” әгъзалары шефлык итә. Ветераннарның сәламәтлеге генә түгел, тормыш хәле дә даими игътибарда. Аларга беркетелгән оешмалар өйләрен төзекләндерә һәм башка төрле ярдәмне күрсәтә. Сугыш һәм тыл ветераннарына өйгә барып хезмәт күрсәтелә һәм теләкләре буенча Өлкәннәр йортына урнаштырыла. Аларга багышланган чараларны оештырып торабыз.
— Күпләрне кызыксын- дырган “Әнием киңәш-ләре”, “Балалар бакчалары — балаларга”, “Физкультура–сәламәтләндерү комплекслары төзелеше”, “Балалар спорты”, “Авыл клубы” проектлары турында да сөйләсәгез иде.
— Районда 240 урынлы 9нчы бакча, Арчаның 3нче мәктәбе базасында 40 урынлы бакча, 80 урынлы 11нче бакча, Үрнәк һәм Мөндеш балалар бакчалары төзелде. Бакчага булган чират сизелерлек кимеде. 2014, 2015 елларда гына да 9 мәктәп ныклап төзекләндерелде, Арчаның 3нче мәктәбе өр–яңадан торгызылды. Район үзәгендә бассейн һәм Боз сарае файдалануга тапшырылды. 20 спорт мәйданчыгы корылды. Арча станция- сендәге күп функцияле үзәк һәм Сикертән, Симетбаш, Иске Кырлай авылларында мәдәният йортлары төзелде. Быел бик зур проект — Арчада Казансу елгасы буенда күл һәм ял паркы тормышка ашырыла.
— “Тормыш сыйфаты — сәламәтлек” федераль проекты шулай ук халыкны кайгыртып эшләнгән.
— Республика җитәкчелеге ярдәме белән район үзәк хастаханәсе бик нык үзгәрде. 1942 елда төзелгән беренче корпуста 2013 елда 21 млн. 970 сумлык ныклап төзекләндерү эшләре башкарылды. Узган ел хирургия бүлеге, кан тамырлары үзәген төзекләндерүгә 36 млн. 600 мең сум акча бирелде, 22 млн. 717 мең сумлык заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук бу проектта фельдшер–акушерлык пунктларын төзү һәм төзекләндерү аерым урын алып тора. 10 фельдшер—акушерлык пункты (1 млн. сумлык) ныклап төзекләндерелде. 6 авылда яңа модульле ФАПлар салынды. Партия проектларын тормышка ашыру дәвам итә.
— Әңгәмә өчен рәхмәт.
Румия САТТАРОВА