Оныкларын да кеше иткән

2016 елның 24 июне, җомга

Оныкларын да кеше иткән

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Түбән Оры авылында яшәүче Зәйтүнә Муллагалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Зәйтүнә апа 8 балалы гаиләдә үсә, ул — иң кечесе, 12 яшеннән колхозда эшли. Сугыш вакытында урман кисә, 1943 елда заводка эшкә җибәрәләр. 1945 елда кияүгә чыга. Әмма 1946 елда туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Чөнки сугышка алынган биш абыйсының өчесе һәлак була, икесе кайта, тик аларның да берсе Үзбәкстанга гаиләсе янына кайта, икенчесе яралардан газап чигә. Әти–әнисе Зәйтүнәдән үзләрен ташламауны үтенә. Ире кайтырга риза булмый, гаилә таркала.

1947 елда кызы туа. Зәйтүнә апа 42 ел колхозда эшли, сыер да сава, “Атказанган колхозчы” исеме ала. 1983 елда кызы үлә, аның өч баласын тәрбияли. Олы кызга — 11, уртанчысына — 9, кечесенә 5 яшь була. Зәйтүнә апа 61 яшькә кадәр эшли, өч баланы да аякка бастыра. Олысы Әлфия туган авылында 25 ел укытучы булып эшли. Уртанчысы Гүзәл авылда тәрбияче, кечесе Рузилә шулай ук укытучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International