Армия сафларына китүче егетләрне Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музееннан озату традициягә кереп бара. Быел герой якташыбыз туган йортка сәяхәт аның туган көне уңаеннан оештырылды.
Бу юлы безнең район шефлык күрсәткән Саратов өлкәсендәге хәрби частька китүче 18 егет (өчесе Әтнә районыннан), аларның әти–әниләре әлеге музей–йортта очрашты. Егетләрне озатырга авыл кешеләре дә килгән иде.
– Минем дә ике улым хезмәт итеп кайтты. Хәзер оныкларым, оныкчыкларым бар инде, – диде 85 яшьлек Гөлбостан Вәлиуллина. – Бүген заманалар тыныч, рәхәт. Безгә андый тормыш эләкмәде. Тамак туйганчы ашамадык, юньле–башлы кием дә булмады. Без, өч кыз, бик яшьли ятим калдык. Бу көннәрне күрербез дип уйламадык та. Ата–аналарын борчымыйча, исән–сау йөрсеннәр егетләр.
Бу юлы армиягә китүчеләр арасында югары һәм махсус урта белемле егетләр шактый иде. Арча педагогика көллиятеннән генә дә биш егетне озаттылар.
– Мин Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң “Сигнал” ширкәтендә эшләдем. Ә армиядә хезмәт итү–егетләрнең изге бурычы, – диде Мәмсәдән Фәнис Вәлиев.
– Үзе өчен кирәк. Хәзер юньлерәк эшкә кергәндә дә шуны сорыйлар, – диде әтисе, механизатор Тәбрис Вәлиев. – Печән вакыты, терлекләр дә күп. Ике кулсыз калам. Әмма нишлисең… Исән–сау кешегә бер ел хәзер уза ул.
Музей–йорт җитәкчесе Гөлфия Габитова егетләрне музей белән таныштырды, Гани Сафиуллинның батырлыклары турында сөйләде.
– Менә шундый геройлар үрнәгендә хезмәт итәргә кирәк, – диде отставкадагы офицер Юрий Козлов. – Язгы хәрби җыеннарда булдыгыз. Нәкъ шундагыча бер–берегезгә терәк булып, бер–берегезнең җилкәсен тоеп хезмәт итегез.
– Һәр кешегә герой булырга димәгән. Әмма шуңа омтылыгыз. Үз илегезнең чын патриотлары булыгыз, – дип өстәде отставкады офицер Сергей Баһаветдинов.
– Сез безнең район шефлык күрсәткән хәрби частька китәсез. Шушы араларда армия хезмәте вакытын тутырып аннан 30 егет кайтты, тагын 30 егетебез хезмәт итә. Моңа кадәр безнең якташларыбыз турында бары тик яхшы хәбәрләр генә килеп торды. Сез дә шулай дәвам итәрсез дип ышанабыз, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Мактау сүзләре ишетү безнең өчен дө, әти–әниләр өчен дө бик күңелле.
Егетләргә изге теләкләрен җиткерергә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Арча районы мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев та килгән иде. Егетләрне дога белән озату 2008 елдан бирле килгән матур гадәт.
– Рамазан аенда, җомга көнне җыелдык. Фәрештәләр амин, дип торырлар, хәерлелек теләрләр, – диде Раил хәзрәт. – Тагын шунысы да бар, шундый музейдан армиягә китү сезгә аеруча зур җаваплылк та өсти.