Җәй күңелле узсын
Узган атнада районда тәүлек буе эшли торган ике лагерь ачылды. Ә аңарчы, уку елы тәмамлану белән, мәктәп яны лагерьларында 804 бала ял итәргә өлгерде.
2009 елдан бирле “Шатлык” лагере җәй буе өчәр смена бала кабул итеп, ничаклы балага үзен ачарга ярдәм итте. Чөнки биредәге программалар баланың сәләтен барларга, иҗади яктан активлаштыруга, үзен камилләштерүгә, холкында ныклы ышаныч, ихтыяр көче булдыруга юнәлдерелгән. Бер килгән бала бирегә ел саен барырга атлыгып тора. Арча кызы Карина Шәйхелисламова шундыйлардан. Кечкенәдән актив Карина Арча Укучылар сарае каршындагы түгәрәкләргә йөреп үзен чарласа да, өч ел рәттән “Шатлык”ка килә. Биредәге тормышны берни белән алыштырып булмый, дип аңлата. “Монда йөри башлагач, минем биюгә булган сәләтем аеруча камилләште. Бүгенге биюне – флешмобны да мин куйдым”, — диде ул горурланып лагерь ачылу тантанасында очрашканда.
Беренче смена балаларын иҗади яктан ачарга Яңа Кенәр иҗат йорты хезмәткәрләре һәм Арча педагогика көллияте студентлары әйдәманнары ярдәм итсә, икенче сменага “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” киләчәк. Алар әзерләгән балалардан бер дигән КВН командасы барлыкка килер әле бездә! Өченче смена исә талантлы балаларны олимпиадаларга әзерләү баскычы булачак.
Тагын берсе — палаткалы “Азимут” лагере узган атнада Казанбаш мәктәбе базасында ачылып, бу атнада инде ябылырга да өлгерде. Быел бу лагерьда йөрүчеләр чын самолетны күрү генә түгел, аның эчке төзелешен өйрәнеп, өйрәтүче белән бергә утырып очу бәхетенә дә иреште. Ял итүче үсмерләрнең бу лагерьны сайлавы юкка түгел, алар 20се дә Укучылар сарае каршындагы түгәрәккә йөреп, очкычлар буенча махсус теорияне өйрәнгән балалар, биредә практика уздылар ди-сәң дә була.
4 июльдән Яңа Кырлай базасында төбәкара “Без Тукай оныклары” дип аталган 150 балага исәпләнгән лагерь эшли башлаячак. Лагерьның максаты — балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, милли гореф–гадәтләрне онытмау, үстерү.
Балалар лагерьларда чакта әти-әниләрнең күңеле тыныч, чөнки һәммәсе күзәтү астында. Ләкин, җәй айларында әти-әниләре эштә чакта мөстәкыйль яшәүче балалар да бик күп. Алар арасында ни телим, шуны эшлим, диючеләре дә шактыйдыр. Тыючы булмагач, алар барасы килгән җирләренә барырга, су коенырга да (йөзә белсә, белмәсә дә), хәтта тәмәке, сыра ише “күңел күтәрүче” матдәләрне татып карарга да мөмкин. Шушы көннәрдә генә Чиканаста килеп чыккан фаҗига бөтен районны тетрәндерде. Район мәгариф идарәсе тарафыннан балаларны кисәтү буенча нинди чаралар күрелә, буш вакыты күп булган баланың җәйге ялы ничек оештырыла икән, дип кызыксындык. “Мәктәп яны лагерьларында 804 бала ял итте, ә каникулларга таралышкан балалар барысы 5338, — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Аннан тыш график буенча хезмәт һәм ял итү лагерьларында 200 бала шөгыльләнде. Шулай ук респуб- лика күләмендәге лагерьларда ял итү мөмкинлеге дә бар. Балаларның җәйге ялларында каядыр еракка кунаккамы, ял итәргәме китүләре, әлбәттә, укытучыларга мәгълүм. Ә көндәлек күзәтчелек өчен әти-әниләр җаваплы. Уку елы тәмамланганда укытучылар укучыларның үзләренә дә, әти-әниләренә дә инструктаж үткәрә. Анда һәммәсе аңлатыла: сулыклар янында үзеңне ничек тоту, учак ягуга бәйле таләпләр, велосипед белән ничә яшьтән олы юлга чыгарга ярый, мотоцикл, квадрациклларга ничә яшьтән утырырга ярый һ.б. Чиканастагы фаҗигадән соң мәктәп директорларына чираттан тыш инструктаж уздырылды, сыйныф җитәкчеләренә һәрбер бала белән очрашып сөйләшергә кушылды. Балалар телевизор, компьютерлардан күреп, тыелганнарны эшләргә һәвәс. Ярамый дигәнне алар, киресенчә, эшләп карарга атлыгып кына тора. Хөрмәтле әти–әниләр! Балага игътибарны арттырып, аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен, кем белән аралашканын белеп торыгыз, урамга чыгарып җибәргәндә күңелсезлекләрдән саклану чаралары турында кисәтергә онытмасагыз иде.
P.S. Күп кенә әти-әниләрдән, балабыз балалар бакчасына йөрми, быел укырга керә, өйдә үзен генә калдырабыз инде, башка куяр урын юк бит, дигәнне ишетергә туры килә. Бу мәсьәләгә район мәгариф идарәсендә түбәндәгечә җавап бирделәр: “Балалар бакчасына йөрү вакытын гариза язып озынайтырга була. Бу очракта гаризаны 25 майга кадәр балалар бакчасы мөдире исеменә язарга кирәк. Монысы — киләчәктә белеп тору өчен.
Розалия Зиннәтова