Наласада — мәктәп, көллияттә — һәйкәл

2016 елның 24 июне, җомга

Наласада — мәктәп, көллияттә — һәйкәл

Бу көннәрдә Наласа кешеләренең кайсы белән генә очрашсаң да: “Шәпләнде безнең юллар!” — дип сүз башлый. Без дә үттек ул юллардан, “Болай да эшләп була икән!” — дип сокланып бардык.

Асфальт авыл башында тукталмаган, авылның үзәк урамы, мәдәният йорты, мәчет яннарыннан үтеп урта мәктәп капкасы янына кадәр килгән. Менә биредә чыннан да кешеләр турында кайгыртып эшләгәннәр. Мондый юлларга ирешкән халык тыныч йоклап, әйбәт кәеф белән уянадыр, дәртләнеп эшкә керешәдер.

23 июньдә Наласада бар халык, гомумән, елмаеп йөри иде. Бәхет өстенә бәхет бит — 35 ел элек төзелгән, инде төсен югалта башлаган урта мәктәп бинасы ныклап төзекләндерелгәннән соң ишекләрен яңадан ачты.

— Узган ел да ныклап төзекләндерелгән мәктәпне республикада беренче булып без ачкан идек, менә быел да без беренчеләр, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тантанада ясаган чыгышында. — Республикада гамәлдә булган программаларның күбесе безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла.

Район җитәкчесе һәрвакыт күрсәткән ярдәмнәре өчен рес- публика Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Премьер–министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка, төзүчеләргә рәхмәт әйтте, яңартылган бинада балалар ныклы белем һәм тәрбия алсын, дип теләде.

Энгель Фәттахов Арча районының һәр өлкәдә, шул исәптән мәгариф буенча да әйдәп баручы булуын билгеләп үтте.

— Быел мәктәпләрне ныклап төзекләндерү программасы төгәлләнә, — диде ул. — Балалар бакчаларын төзекләндерү программасы эшли башлый. Тагын бер программа — яңа мәктәпләр төзү башлана. Сезнең район җитәкчесе инициативасын Президент та хуплады — Арчада яңа мәктәп төзеләчәк. Максат — бер генә сменада укыту, дәрестән тыш чараларга игътибарны арттыру.

Авылның имам–хатыйбы Зөфәр хәзрәт үзенең чыгышында: “Кошлар һавада очсын өчен ике канат, кешеләр җирдә нык басып йөрсен өчен ике аяк кирәк булган кебек, дөньяда дөрес яшәү өчен дөньяви һәм дини гыйлем икесе дә кирәк”, — диде, дини белем алырга өндәде.

“Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевны Энгель Фәттахов кулын кысып мактады, сыйфатлы итеп эшләгәнсез, булдырасыз, дип рәхмәт әйтте.

Мәктәпнең эче дә, тышы да, бакчасы да балкый.

— Бүлеп бирелгән акча гына җитмәгән булыр иде, — диде министр. — Район җитәкчелеге, иганәчеләр ярдәмгә килгән, мәктәпнең кул тимәгән бер генә урыны да калмаган.

Бу көнне Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә дә күңелле вакыйга булды. — Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга бюст–һәйкәл ачылды. Тантанада ТР Премьер–министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев, күп санлы кунаклар катнашты.

23 июньдә Арча педагогика көллияте базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерүгә багышланган коллегия утырышы үтте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International