Һәр татар Тукай янына килер
Арчага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Мөхтәрәм кунакны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың Дәүләт Советы депутатлары, аппарат хезмәткәрләре Яңа Кырлайда Сәгъди абзый йортында, Г. Тукайның музеенда булдылар. ТРның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге бер төркем Кушлавычка сәяхәт кылды.
Авыл җирендә, гомумән, республикада туризмны ничек үстерергә? Депутатлар Арча җирендә әнә шул мәсьәлә буенча фикер алышты. Бөек шагыйрь Г. Тукайны биргән һәм дә башкалабызга якын Арча җире, чыннан да, туризм өчен иң кулай урыннарның берсе. Арчада депутатлар шуңа инанды.
Г. Тукай балачагының иң бәхетле еллары үткән Сәгъди абзый йорты бүген милләтебез рухын, йолаларыбызны, көнкүрешне саклаучы һәм чагылдыручы гүзәл бер урынга әйләнде. Агач йортта һавасы ук икенче. Түрдәге сәке, чыбылдыклы бишек, ап–ак зур мич, чәчәкле чаршаулар иң изге хисләргә кагыла.... Бу безнең үткәннәр, тарихыбыз, монда әби–бабаларыбыз рухы яши. Ишегалдындагы кое, салам түбәле каралты, аның эчендәге абзарлардан, ат арбасыннан, бакча артындагы коедан балачакны, нәни Апушны эзлисең... 1893 елда Тукайның Сәгъди абзый белән утырткан һәм күкләргә омтылган юан нарат агачы үзе бер илаһи көчкә ия. Агачка беркетелгән ояларда бала туендыручы сыерчыклар мондагы манзарага табигый бер җанлылык өсти. Моңарчы монда бәрәңге бакчасы иде. Ә хәзер ул Г. Тукай рухы белән сугарылган ачык һавадагы музейга әверелгән. Чәчәкләр, шагыйрь геройлары Шүрәле, Былтыр, Су анасы... Бу экспонатларга хозурланып, фотоларга төшә–төшә кое янына килеп чыгасың. Шифалы суны эчеп, Су анасы янына утырып, хәл аласың.
Ә Г. Тукайның музее капкасыннан ук үзешчән артистлар Кәҗә белән Сарык, Акбайны... уйнап каршы ала. Эскәмиядә уйга калып утырган Г. Тукай һәйкәле янында туктамый мөмкин түгел. ТРның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән район башлыгы Илшат Нуриев һәйкәлгә чәчәкләр салды. Музейда бай мәгълүмат туплаганнан соң су буена төшәсең...
Туризм ул сувенирлардан башка була алмый. Яңа Кенәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат–мәктәбе, Арча балалар тернәкләндерү үзәге агачтан, кәгазьдән, чүпрәктән, сәйләннән ясаган, бәйләгән әйберләрен, “Илком” ширкәте сувенирлар тәкъдим итте.
Фәрит Мөхәммәтшин Г. Тукай белән бәйле истәлекле урыннарны зур кызыксыну белән карады һәм арчалыларның хезмәтенә югары бәя бирде.
Кушлавычтан алган тәэсирләре турында Римма Ратникова:
— Кушлавычта, музейда мохит шулкадәр җылы, өйдәге сыман рәхәт. Биредә Тукай рухын, татарның гореф–гадәтләрен саклап яшиләр, — дип сөйләде.
Көндезге сәгать 1дә Арчада ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы башланды. Утырышта туризмны үстерү мәсьәләсе каралды.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада туризм- ның үсеш алуын, Арчаны, бай мираслы Тукай белән бәйләп, туризм өчен уңайлы төбәк икәнен ассызыклап үтте. Су, сәнәгать, авыл туризмын үстерергә, балалар, пенсионерлар һәм студентлар өчен туризмның кызыклы юнәлешләрен уйларга һәм эшләргә кирәклеген әйтте.
Туристларны Арча җиренә ничек күбрәк җәлеп итеп була? Әйе, безнең Тукаебыз, күренекле мәгърифәтчеләребез, язучыларыбыз, геройларыбыз бар. ТРның Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин зиратларны ачык һавадагы музейлар, дип атады. Шифалы сулы Хәтнәне, Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеен туризм өчен бәһасез урыннарга тиңләде.
Район башлыгы Илшат Нуриев үз чыгышында болай диде:
— Республика ярдәме белән Г.Тукайның истәлекле урыннарында күп эшләр башкарылды. Президентка бик зур рәхмәт. Р. Миңнеханов сүзләре белән әйткәндә, Г. Тукайның комплекслы музеенда һәр татар булырга тиеш, чөнки һәр татар Г. Тукайны белергә тиеш.
Димәк, Арчаны һәр татар беләчәк. Районда туризмны үстерергә мөмкинлекләр зур. Бер генә мисал, ни өчен әле арчалылар күрше республикаларга ял итәргә йөри, бездә дә бит матур сулыклар, бай табигатьле урыннар күп. Арчалыларга уйланырга җирлек бар.
Румия Надршина