Арча янгын–коткару частеның укыту–матди базасында республика күләмендәге ярышлар булды. 13 команда ярышты. Беренче урынны Арча янгын–коткару часте командасы алды.
29 июньдә Арча стадионында республика күләмендәге янгын–коткару частьларының йомгаклау ярышы булачак. Арча янгын–коткару часте арчалыларны ярыш карарга һәм үзебезнекеләрне куәтләп торырга чакыра.