Район башкарма комитеты карары
24 июнь 2016 ел №701
Арча район башкарма комитетының 2013 елның 17 гыйнварындагы 14 номерлы “Арча муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары төзү турында”гы (2015 елның 14 июлендәге,
2016 елның 26 февралендәге үзгәрешләр белән) карарына үзгәрешләр кертү турында
2002 елның 12 июнендәге “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукларына төп гарантияләр турында”гы 67 номерлы Федераль законның 19нчы маддәсе нигезендә, Арча районы территория сайлау комиссиясе тәкъдиме буенча Арча район башкарма комитеты карар бирә:
1. Арча муниципаль районының 2013 елның 17 гыйнварындагы “Арча муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары төзү турында”гы (2015 елның 14 июлендәге, 2016 елның 26 июнендәге үзгәрешләр белән) 14 номерлы карарына түбәндәге мәгълүматлар белән үзгәрешләр кертергә:
954 номерлы Наласа сайлау участогы
Сайлаучылар саны: 694 кеше.
Үзәге: Наласа авылы, М. Вахитов урамы, 64 йорт, авыл Мәдәният йорты бинасы.
Телефон: 50–2–25.
Сайлау участогы чикләренә Наласа, Урта Бирәзә авыллары керә.
978 номерлы Мөндеш сайлау участогы
Сайлаучылар саны: 578 кеше.
Үзәге: Мөндеш авылы, Татарстан урамы, авыл Мәдәният йорты бинасы.
Телефон: 56–0–92.
Сайлау участогы чикләренә Югары Мәтәскә, Мөндеш авыллары керә.
986 номерлы Үрнәк сайлау участогы
Сайлаучылар саны: 1275 кеше.
Үзәге: Үрнәк бистәсе, Урманлы урамы, 45 В йорт, авыл Мәдәният йорты бинасы.
Телефон: 51–4–94.
Сайлау участогы чикләренә Апайкина–Гарь, Бимәр, Гарталовка, Казанка, Кече Төрнәле, Түбән Пошалым, Тылаңгыр, Үрнәк, Дүртөйле авыллары керә.
2. Әлеге карарны “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасында бастырырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
Башкарма комитет җитәкчесе И. Ә. Галимуллин