БУШЛАЙ ӨЙРӘТӘЛӘР

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Бушлай өйрәтәләр

 

Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов.

– Зөлфәт Зөфәрович, быел Татарстанда “Бизнес-класс” федераль проекты эшли башлады. Шул турыда сөйләсәгез иде.

– Эшмәкәрлек белеме бирүче әлеге федераль проект Татарстанда беренче тапкыр старт алды. Быел 15 майда Россиянең Goolge компаниясе һәм Саклык банкы Татарстан Респуб- ликасының Икътисад министрлыгы ярдәме белән Россия өчен үзенчәлекле “Бизнес-класс” проектын эшләтеп җибәрде. Бу проектта һәркем катнаша ала, хәтта пенсионерлар да. Интернет челтәрендә билгеле бер тестны үткәннән соң үз бизнесыңны булдыру һәм аны тагын да үстерү буенча бушка онлайн-курслар үтү проекты ул.

– Бу курслар нәрсә бирә?

– Программа тәҗри-бәле экспертлар һәм остазлар әзерләгән дәресләрдән тора. Алар кешегә үз эшен булдырырга һәм бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә.

– Курслар кайчанга кадәр дәвам итәчәк һәм проектта катнашучы нинди баскычлар аша үтәчәк?

– Курслар ярты елга исәпләнгән. Проектта катнашучыга берничә баскычны үтәргә кирәк. Иң башта гариза тутырасың: үзең турында, бизнес-идеяң яки бизнесың, аны үстерү планнарың, теләкләрең турында сөйлисең. Һәм программадан ни көтү хакында да язу сорала. Проект экспертларының белем бирү буенча эшләнгән видеосын өйрәнергә кирәк булачак. Белем алуның тулы программасы 6 модульдән тора. Аларның һәркайсында берничә видеодәрес тәкъдим ителә. Программаны тулысынча үтү бизнесны дөрес итеп алып барырга өйрәтә.

– Курсларда һәр дәресне үткәннән соң берәр төрле сынау бармы?

– Һәр дәрестән соң тест һәм гамәли эш тәкъдим итәчәкләр. Тест үткәч һәм гамәли эшне башкарганнан соң баллар куела.

– Гадәттә бизнеска керергә җыенучылар һәм үз бизнесы булганнар алган белемне шунда ук эштә кулланырга тырыша.

– Курсларда укыган вакытта ук үз бизнесыңа үзгәрешләр кертергә була. Алган белемне шунда ук эшкә җигәсең. Чөнки бизнеска уңай үзгәрешләр кертү буенча сыналган ысулларны яки бизнесны эшләтеп җибәрү өчен билгеле бер  адымнар исемлеген тәкъдим итәчәкләр.

– Иң күп балл җыючыларга нинди өстенлек булачак?

– Лидерлар тәҗрибәле эшмәкәрләр белән танышачак, махсус белгечләр киңәшен алачак, аларга Казанда программа экспертларыннан массакүләм чаралар тәкъдим ителәчәк.

– Безнең районда “Бизнес-класс” проектында катнашучылар бармы?

– Мондый мөмкинлек әлегә Татарстан Респуб- ликасында яшәүчеләр өчен генә каралган. Иң яхшы консультантлар һәм практиклар бушка белем бирәбез дип торганда мондый мөкинлектән файдаланып калырга кирәк. Теркәлергә һәм укуларны бүгеннән башларга кирәк. Тулырак мәгълүматны www. business-class.pro сайтыннан карарга була. Безнең районда 110 кеше теркәлде, 61 кеше укуларда катнаша. Проектта катнашучылар көннән көн арта бара.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Румия САТТАРОВа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International