Милли рухта

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының “Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” темасына багышланган чираттагы коллегия утырышы узган атнада Арча педагогика көллиятендә узды.

Утырышта катнашучы рес- публиканың төрле районнарыннан килгән мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре милли мәгарифнең үзенчәлекләре, рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуда замана технологияләре турында сөйләштеләр. Соңыннан районнарның мәгариф идарәсе  җитәкчеләре урынбасарлары, методистлар, белгечләр, уку йортлары директорлары, татар теле дәреслекләре, методик әсбаплар авторлары катнашында семинар–киңәшмә үткәрелде. Анда рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту үзенчәлекләре, милли белемне үстерү мәсьәләләре күтәрелде.

Коллегия утырышының Габдулла Тукай исемендәге уку йортында узуы юкка түгел. 85 еллык тарихы булган көллият 2013 елдан Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусына ия. “Бездәге милли рух тәрбия чараларында да, уку процессында да чагыла. 50 ел элек оешып, бүгенге көндә дә сәхнә тотучы ансамбльләребез, “Тылсым” яшьләр театры, миллилекне, гореф-гадәтләрне чагылдырган сәнгать кичәләре студентларда милли юнәлешне формалаштыруда ярдәм итә, рухларын баета”, — ди директор Гөлнара Гарипова.

Утырыш башланганчы кунаклар көллият тарихында мөһим вакыйга — Габдулла Тукайга бюст ачу тантанасының шаһитлары булды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Габдулла Тукай исеме педагогика учлищесына шагыйрьнен тууына 60 ел тулу уңаеннан бирелгән була. Тик ниндидер сәбәп-ләр белән, документлары көллияткә кайтып җитми. Архивларда эзләнгәндә, әлеге документларга тап булалар. Һәм Гөлнара Фидаил кызы шагыйрьнең исемен көллияттә мәңгеләштерү максатыннан, һәйкәл ачу уе белән йөри башлый. Игелекле бәндәләр — иганәче райондашларыбыз ярдәме белән ул тиз арада тормышка аша.

Министр биредә белем алган яшь буын — тәрбияче-укытучылар Тукай рухында тәрбияләнеп, киләчәктә үзләре дә укучыларына шул рухны сеңдерергә тиеш, дигән фикердә. “Педагогика көллияте төньяк районнар өчен милли җанлы тәр- бияче, укытучылар әзерли торган төп уку йорты булырга тиеш. Арча җире татар дөньясына зур шәхесләр биргән. Быел беренче тапкыр республика күләмендә Яңа Кырлайда лагерь оештырдык. Безнең – мәгариф хезмәткәрләренең төп бурычы  —  кадрлар әзерләү. Коллегиянең биредә узуы да юкка түгел: бүгенге көндә милли мәгариф концепциясе эшләнеп бетү дәрәҗәсендә. Ул белем бирү баскычларын түбәннән — балалар бакчасыннан башлап югары сыйныфларга кадәр үз эченә алган. Киләчәктә дә милли мәгариф буенча системалы эш алып барачакбыз. Бер елда гына булмаса да, җимешләре күренәчәк”, —  дип ышандырып әйтте ул.

Коллегия утырышында тагын шулар да билгеле булды: соңгы елларда мәктәп дәреслекләрен камилләштерү бара. 2017 елдан укучыларны гади сөйләм теленә өйрәтү максатыннан, дәреслекләрдә сөйләм бүлеге кертеләчәк. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар татарча телдән сөйләү буенча имтихан тапшырачаклар. Яңа уку елы башыннан инглиз телен өйрәтү дәреслекләре мисалында чыккан татар теле дәреслекләренә 1 ел сынау уздырачаклар. Әгәр ул үзен акласа, киләчәктә татар телен, инглиз телен, өйрәнгән кебек, гадәти сөйләшү рухындагы гади мисаллар ярдәмендә ансат юл белән өйрәнеп булачак.

Бу көнне республиканың бер төркем укытучыларына министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Арчаның 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрдия Нәбиуллина һәм Арча педагогика көллиятеннән Мөнирә Абдуллина да бар. Алар “Мәгарифтә ирешкән уңышлары өчен” күкрәк билгесенә ия булды.

Розалия Зиннәтова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International