Күңел оча, гүя акчарлак
Районда 196 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлады. Барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алды. Тантаналы шартларда кулларына белем таныклыгы алгач, иң–иңнәр район хакимияте бакчасындагы Йолдызлар аллеясында үз йолдызларын кабызды һәм бар да кичен Арча стадионында бәйрәм итте. Чыгарылыш кичәләре узганнан соң, тагын күңелле мәшәкатьләр башланды...
Җомга көн. Кичке сәгать 4нче яртыда шарлар тоткан яшьләр район хакимияте бакчасына Йолдызлар аллеясына җыелды. Күңелле шау–шу. Араларында ике егет кенә ничектер җитдиләнеп, уйчанланып калган. Дулкынланмаслык та түгел: алар биредә үз Йолдызларын кабызачак! Мондый дәрәҗәгә быел Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Мөхәммәтнуров һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Динар Җәләев лаек булды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Штерә егете Динар Арча Укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөрде, журналист ролендә кызыклы кешеләр белән әңгәмә оештырды, футбол, хоккей уйнады, район сәхнәсендә мәдәни чаралар алып барды. Шаян да, җитди дә була белә. Әнисе Эльмира ханым:
– Теле әтисенеке (Раил, укытучы), – ди уены–чыны белән.
Динар укуын гуманитар фәннәр буенча дәвам итәргә уйлый. Ә Арча егете Булат Мөхәммәтнуров иптәшләреннән җитдилеге һәм “5”кә генә укуы белән аерылып тора. Укырга кая барасың, дип сорагач,
– Медицина университетына, – диде.
Булат кыяфәте белән коеп куйган табиб: тыйнак, җитди. Әнисе Резедә ханым:
– Үҗәт, максатына ирешүчән, – диде. – Беренче укытучысы Лилия Хәнифовна бик шәп укытучы булып чыкты. Баланың мәктәптәге язмышы башлангыч сыйныф укытучысыннан тора. Без укытучыга бик рәхмәтле. Гомумән, мәктәп укытучыларына рәхмәт.
Кичен Арча стадионында үткән тантанада Йолдызларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Бәйрәм җәйге җылы кичтә бик матур үтте. Зур сәхнәдә медалистларны (алар 40), стипендиантларны, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, укытучыларны, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе активистларын, мәдәният, спорт тормышында уңышка ирешүчеләрне котлап үттеләр. Район башлыгы Илшат Нуриев чыгарылыш сыйныф укучылары белән оештырылган әлеге чараны, әйбәт бәйрәм, дип атады, укытучыларга рәхмәт әйтте, яшьләргә уңышлар теләде, аларны, һөнәр алып, туган районга кайтырга чакырды.
...Ап–ак күлмәк кигән, кап–кара чәчен үреп иңнәренә салган Гөлүсә Мортазина әллә каян күзгә ташлана. Курса–Почмак мәктәбен тәмамлаган Сеҗе авылы кызы медалист сәхнәгә дә берничә тапкыр күтәрелде, бүләкләрне күп алды. “Табиб булам”, – ди. Чыгарылыш кичәсеннән кайтып, матур күлмәген салуга Казанга “Алтым каләм” фестиваленә “очты”.
“Ел укучысы” дигән исем дә кызыклы иде. Ул исемгә Ашытбаш мәктәбе укучысы Гөлсинә Сәлимҗанова лаек булды. Мәктәп директоры Рәмизә Кавиева:
– Гөлсинәнең уңышлары күп, – дип сөйләде. – Ул рус теленнән халыкара олимпиадада җиңде, бу фән буенча республика олимпиадасында да иптәшләрен уздырды, татар теленнән дә халыкара олимпиадада беренчелек анда булды. Кызның хәтере яхшы, тырышлыгы зур һәм, әлбәттә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Фәхретдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиеваның да уңышы бу.
Укытучының халык алдында чәчәкләр, Рәхмәт хатлары алуы, рәхмәт сүзе ишетүе зур куаныч. Халыкара, Россия һәм республика олимпиадаларында җиңгән 19 егет һәм кыз белән 19 укытучы сәхнәгә күтәрелде. Мәктәпне тәмамлагач та укучысын укытучысы онытмый. Укып чыгып, дөнья тануны, бәхеткәйне эзләп табуны зур ышаныч белән көтәсез – Сез иң сабыр кеше икәнсез, дия- се килә.
Соңыннан Казаннан кайткан татар эстрадасы җырчылары концерт куйды, бергәләп биеделәр һәм күңелле тамашаны дискотека дәвам итте. Ак алъяпкыч япкан кызларга карыйм да күңелгә җыр сүзләре килә:
Ак алъяпкычларда
ак канат,
Күңел оча,
гүя акчарлак...
Кем белән сөйләшсәм дә: “Күңелле! Бүген кич шәп!” – диләр. Хәерле юл сезгә, кызлар һәм егетләр!
Румия Надршина