“ХАЛЫК КОНТРОЛЕ” ЗАКОН САГЫНДА

2016 елның 1 июле, җомга

“Халык контроле” закон сагында

Кибетләрдә алкоголь продукциясе сату кими, ә шул ук вакытта суррогатлар белән агулану очраклары артканнан–арта. Йөз граммлы шешәләрдә һәм биш литрлы канистрларда составына спирт кергән сыеклыкларны, законсыз җитештерелгән алкоголь продукциясен, Казахстаннан кергән аракыны, шулай ук лицензиясез, балигъ булмаганнарга, закон тарафыннан тыелган вакытта, стационар булмаган сәүдә нокталарында, шәхси йортларда сату проблемасы кискенләшә бара. Тик сер капчыкта ятмый, моны халык сизә, күрә, белә. Ә нишли ала?

Бу сорауны без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафинга юлладык.

– Бу мәсьәләләргә битараф булмаган һәркем “Интернет” челтәрендә “Халык контроле” проектында мөрәҗәгатен калдыра ала. Әгәр законсыз составына спирт кергән яки алкоголь продукциясе сату турындагы факт расланса, хәбәр итүче бүләкләнә дә. Иң мөһиме, ул дөреслеккә туры килсен.

– “Халык контроле” интернет–проектына ничек мөрәҗәгать итәргә?

– Моның өчен башта дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Анда категорияне сайлыйсыз, картада проблемалы урынны билгелисез яки төгәл адресны күрсәтәсез, кыскача гына (280 символдан артмаска тиеш) хәбәрегезне язасыз һәм дәлил сыйфатында (әгәр булса) фотоматериалларны да куясыз.

– Һәр килгән хәбәр дә тикшереләме?

– “Халык контроле” интернет челтәренә һәм “кайнар линия” телефонына килгән мөрәҗәгатьләр буенча без законсыз алкоголь һәм сос- тавына спирт кергән сыек- лыкларны сату очракларын ачу һәм чик кую максатыннан рейдлар үткәрәбез. Анда Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекция- се хезмәткәрләре белән берлектә Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек хезмәткәрләре дә катнаша.

– Законны бозу очраклары бармы?

– Берләштерелгән рейдлар барышында 2016 елның беренче гыйнварыннан 22 июненә кадәр берничә хокук бозу очрагы теркәлде. Михайловка авылында яшәүче В.ның билгеләнгән үрнәктәге махсус федераль маркасыз, тиешле мәгълүматсыз һәм товар теркәлеп җибәрелә торган документларсыз аракы алып кайтуы ачыкланды. 25 литр алкоголь продукциясе алынды.

Өч шәхси хуҗалыкта өйдә җитештерелгән составына спирт кергән продукция сату очраклары теркәлде. Алар – Носыдан И., Ашабаштан С., Арчадан А. Алардагы 13,5 литр продукция юкка чыгарылды.

Закон нигезендә билгеләнгән тәртипне бозып (иртәнге 10 сәгатькә кадәр һәм кичке 10 сәгатьтән соң) өч урында – шәхси эшмәкәрләр – Арчадан Г., Түбән Мәтәскәдән Ш., Шушмабаштан Н. сәүдә нокталарында сыра һәм сыра эчемлекләре сату очраклары ачыкланды.

Барысына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бу проблемага битараф булмаган кешеләрне ялган аракы яки составында спирт булган алкоголь продукциясе сату очракларына тап булганда, Интернет челтәрендәге “Халык контроле”нә яки 8(84366) 3–22–69 “кайнар линия” телефоны буенча шалтыратып хәбәр итүен сорый.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International