Балалар әнисез калды

2016 елның 1 июле, җомга

Балалар әнисез калды

35 яшьлек Данис Гыйльмуллин хатынын үтергән өчен 10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп каты режимлы колониягә җибәрелде.

Фаҗига узган елның декабрь ахырында Урта Пошалым авылында була. Яңа ел алдыннан Гыйльмуллиннар мал суярга булалар. Ярдәмгә өч авылдашны чакыралар. Алар эшне бетергәч өйләренә кайтып китә.

Өйдә гаилә башлыгы, аның кызы һәм ике улы (шуларның берсе Данис) кала. Сәгать 11 тирәсендә Данисның гаиләдәге җәнҗал нәтиҗәсендә иреннән китәргә мәҗбүр булган, балалар белән аерым яшәүче 1981 елгы хатыны Ләйсән килә. Аны бу көнне итне, эчәкләрне эшкәртергә дип ире чакыра. Аның монда килүе ни белән бетәсен, гомеренең бу соңгы көне буласын белсә, бирегә аяк та атламаган булыр иде.

Көндезге сәгать 3кә кадәр һәр кеше үз эше белән мәшгуль була. Ләйсән дә ярдәм итә. Ә менә икесе генә калгач әрләшә башлыйлар. Ир аның өйгә кире кайтуын сорый, бу баш тарта. Аның сүзләре ирне ярсыта, ул хайван чалган пычак белән хатынның күкрәгенә кадый. Яра үлемгә китерә, ике балигъ булмаган бала әнисез кала.

Судтан соң үтерүче ата хөкем карарына шикаять яза, җәзаны йомшартуны сорый.

Хәзерге вакытта аның шикаяте ТР Югары суды каравында.

Радик Хәбибуллин, Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International