“Товарны кулга алып караганда ватылса яки кителсә, сатып алучы аның бәясен түләргә тиешме?”
Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап бирә:
— Кибеттә вакытта әле бәясе түләнмәгән товар зарарланса, без аның бәясен түләргә тиешме, дип сораучылар шактый. Әгәр сезнең ялгышлык белән товарга зыян килгән икән, әйтик, минераль су шешәсен ватсагыз, бу хәл товар өчен акча түләгәнгә кадәр булса, кибет хезмәткәрләре сездән акча таләп итә алмый. Чөнки әле кибет белән сатып алучы арасында килешү төзелмәгән була (бу очракта килешү булып кассадан алынган чек санала). РФ Гражданнар кодексының 211нче маддәсендә әйтелгәнчә, милекнең ватылуы яки зарарлануы өчен кибет җавап- лы. Бу очракта, товар өчен кассада акча түләгәнче, кибет аның хуҗасы булып тора. Әгәр әйбер кассада акча түләгәннән соң ватылса, ул очракта сатып алучы бернәрсә дә таләп итә алмый.