Арчалар беренче!
Арчада республика янгын сүндерүчеләренең ярышы булды. Янгын сүндерүчеләр даими башкара торган эшләрен бүген республика күләмендә, үзләренең ни дәрәҗәдә оста, җитез, елгыр, төгәл булуларын күрсәтте.
Мондый ярышлар һәр өч ел саен булып тора. Ә респуб- лика күләмендәгесе Арчада әле тәүге тапкыр. Бирегә иң яхшы 9 команда килгән. Алар ике этаптан торган зона ярыш- ларында сайлап алынган җиңүчеләр. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәтенең авырлыгын алар үзләре генә белә. Үзең башкарган һәр эш авыр, әлбәттә, тик аларныкы кебек ут эченә керү — икеләтә авыр. Бүген ярышта яшьләр катнашса да, яннарында көч тә биреп, киңәшләре белән дә ярдәм итүче өлкәннәрдә бар. Арча командасы янында да ике дистә елдан артык янгын сүндерү бүлегендә эшләүче каравыл җитәкчесе Вагыйзь Мәгъсүмов йөри. Борчыла остаз. Бердән, коллегалары булса, икенчедән, улы Роберт команда составында ярыша бүген. Менә нинди фидакарьләр эшли биредә! Әтисенең авыр, җаваплы хезмәт башкарганын күреп үссә дә, улы шул юлны сайлаудан курыкмаган. Роберт белән бергә Арча командасы составында Әнис Хөсәенов, Фәннур Гарифҗанов, Раил Таһиров һәм Ришат Сөләйманов катнашты. Һәммәсе яшьләр, җитезләр. “Ярышка егетләрне көчлелеге, елгырлыгы буенча сайлап алдык”, — ди Арча янгын коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев.
Ярыштагы биремнәр үзләренең гадәти эш режимы кебек булса да (егетләр тиз арада киенү, суны ялгап буш савытка тутыру, зур чаңнан тиз арада утка сибүдә көч сынаш- ты), ярыш булгач, өстәвенә, җитәкчелек каршында да бит әле, егетләр үзләрен киеренке халәттә хис итәләрдер дип уйлаган идем, ялгышканмын. “Бүген без, киресенчә, үзебезне тыныч хис итәбез, ут эченә керү түгел инде, янгын булмаганын белеп торабыз бит”, — ди ярышта катнашучы Әнис Хөсәенов. Казаннан тәҗрибә туплап Арча янгын частена эшкә кайтканына да 4 елдан артык вакыты узып киткән Әниснең. Казанда эшләгәндә ут эченә бер генә керергә туры килмәгән шул егеткә. Ә Вагыйзь абыйның андый утларга керүе чутсыз инде. Иң зур янгыннарны сүндергән чаклары һич онытылмый: 90 елларда ММКР, хәзерләү конторасы складлары януы, Түбән Мәтәскә янында газ торбасының шартлавы, Арчада ике базар яну гомергә онытылырлык түгел. Аларның эштәге һәр минуты киеренкелек белән уза. “Телефон шалтыраган саен “дерт” итеп китәбез. Янгын турында хәбәр килүгә, башка иң беренче, ул авылда су алырлык җир бар микән, дигән уй килә. Аннан йорт эчендә кеше калмадымы икән, күрше йортларга зыян килерлек түгел микән, дип борчыла башлыйбыз. Элек, колхозлар гөрләп эшләгән елларда, янгын чыга калса да, ярдәмчеләр бар иде. Ул елларда һәр авылда су тулы машина, тракторга тагыла торган мичкәләр белән сулар тора, ул-бу була калса, шундук сүндерә башлыйлар, без килгәнче кайчак сүндереп тә куялар иде. Хәзер андый ярдәмнәр булмагач, кыен. Чөнки безнең янгын машиналарына олы юлда тизлекне 40 чакрымнан арттырмаска, дигән күрсәтмә бар. Авылларда халык, ник бер машина белән генә килдегез, дип ризасызлык белдерә. Тик ул бездән генә торсамы... Янгын частенда ике генә машина бар, аның берсе янгын сүндерергә китсә, икенчесе дежурга кала. Ярый, авыл җирлекләрендәге янгын сүндерү постлары бар, аларга рәхмәт. Янгын дигәннән, халык- ка тагын бер кат әйтәсе килә: янгыннардан сакланам дисәгез, балаларыгызны караучысыз калдырмагыз, иске ут чыбыкларын алмаштырыгыз, газ мичләрен, аеруча мунчадагы газ мичләрен карый күрегез. Чөнки күп очракта ут шуннан чыга”, - ди Вагыйзь абый.
Республика күләмендәге ярышта Арча янгын часте беренче урынны яулады. Димәк, егетләр, булдыра торганнар! Афәрин, егетләр!
Розалия Зиннәтова