Арча егетләре сынатмас
Узган җомгада 2016 елның язгы соңгы чакырылышында 12 егет армия сафларына китте.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә үткән тантаналы озатуда ата–аналар, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев катнашты.
– Армиядән куркырга кирәк түгел. Саратовтагы район шефлык күрсәткән хәрби частьта мин дә булып кайттым. Бүгенге шартларны үзем хезмәт иткәндәге чор белән чагыштырырлык та түгел. Шуны онытмагыз–иң сыналган дус та армиядә табыла. Хәерле сәгатьтә. Исән–сау әйләнеп кайтыгыз, – диде Зиннур Сәгыйтов.
Район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев та хәерле юл теләп дога кылды.
– Әти–әниләрегез турында онытмагыз. Йөзләренә кызыллык китермәгез. Сынатмыйча, без Арча яклары, дип горурланырлык итеп хезмәт итегез, – диде ул.
Озатучылар арасында таныш йөзләр дә бар. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова икенче улын армиягә озата.
– Рамил улым Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаганнан соң Севастопольдә диңгез флотында хезмәт итте. Кырым вакыйгалары чорына туры килде. Шамил улым кичә генә энергетика техникумында диплом яклап кайтты. Иртәгә армия- гә китә. Үз теләге белән. Исән–сау гына хезмәт итеп кайтсын, – диде ул.
Егетләрнең кая китәсе Казанда гына билгеле булды. Шамил абыйсы кебек үк Севастопольгә эләкте. Хәер, кая гына алынмасыннар, безнең Арча егетләре сыната торганнардан түгел!
– Язгы чакырылышта Арча районыннан 93 егет армия сафларына алынды. Бу юнәлештә безнең план үтәлде. Егетләребез Саратовта, Читада, Ленинград, Мәскәү өлкәләрендә, Мурманск өлкәсендә, Мари Илендә, Казанда, Новороссийскида, Самара, Пенза, Иваново шәһәрләрендә хезмәт итәчәк, – диде бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Һәрберсен бүгенге кебек тантаналы шартларда озаттык. Аларда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев тә катнашты. Район хакимияте исеменнән үзләренә бүләкләр дә тапшырылды.
Район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт. Ул булачак солдатлар һәм армиядә хезмәт итүче егетләребез турында даими кайгыртып тора.
– Армиягә китүчеләр арасында югары уку йортларын тәмамлаган белгечләр шактый күренә.
– Россия Федерациясенең Хәрби Көчләре абруе елдан-ел арта бара. Арчадан да, авыл җирлекләреннән дә егетләр теләп хезмәт итәргә бара. Араларында нигездә югары, урта һөнәри белемле, “ВС” категорияле машина йөртү таныклыгы булган әзерлекле белгечләр. Хәрби частьлар белән даими элемтәдә торабыз, телекүперләр аша якташларыбыз белән очрашабыз, командирларыннан характеристикалар соратып алабыз. Моңа кадәр арчалылар турында яхшы хәбәрләр генә килеп торды. Моннан соң да Арча данын төшермәсләр дип ышанабыз.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА