Сәламәтлек акчадан кыйммәт
Районда социаль җыелмадан файдаланырга хокуклы 8426 кеше яши.
Алар – Бөек Ватан сугышында, төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, инвалидлар һ.б. Бу категориядәгеләр бушлай юл транспорты, санаторий, дарулардан файдалана. Шушы 8426 кешенең 5908е, ягъни 71 проценты бу төр хезмәтләрдән баш тартып, акчасын ала. Җәмгысы 995 сум 23 тиен акча ул. Шуның 766 сум 55 тиене даруга каралган. Бушлай дарулардан баш тарткан инвалидларның 50 проценты авылда яши, шул ук күләмдә – Арча шәһәрендә. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә:
– Сүз саннар турында гына бармый, монда иң мөһиме – кеше сәламәтлеге, – диде борчылып.
Авыл җирлекләре башлыкларына инвалидларның исемлеге бирелде һәм аерым эш йөкләнде. Һәр инвалидның хәлен белергә һәм сәламәтлекне һәрдаим кайгыртып торырга кирәклекне аңлатырга кирәк булачак.
Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары, поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова:
– Социаль жыелмадан файдалану ул сәламәтлекне иминиятләп кую, – дип аңлата. – Машина, йорт, мал–мөлкәтне иминиятлиләр бит, ә сәламәтлек турында оныталар.
Без бу турыда Лилия Фәйзрахманова белән җентекләбрәк сөйләштек.
– Лилия Рубисовна, ташламалы дарулардан баш тартучылар арасында кыен хәлдә калучылар бармы?
– Ел да андый хәлләр булып тора. Онкология чире ачыкланган, инсулинга калган очраклар бар. Ә онкологиянең кайбер төренә бер айга уртача 85 мең сум акча кирәк. Ташламалы дарудан баш тарткан гади кеше бу акчаны кайдан алсын? Без дә ярдәм итә алмыйбыз. Менә әле анемия чире катлауланып киткән бер хатынның кызы килде. Айга 130 мең сумлык дару кирәк аңа. Бу авыруга бик тә ярдәм итәсе килә, әмма ул социаль җыелманың акчасын ала. Бер карасаң, 766 сум кызыгырлык акча да түгел кебек. Сугыш инвалидлары арасында да акчасын алучылар бар...
– Сораштырулар шуны күрсәтә: табибка бару мәшәкате, үзе теләгән “әйбәт” һәм кыйм-мәтрәк даруны ала алмау, кайбер даруларга табиб комиссиясе торулар – боларны сәбәп итеп куючылар бар.
– Бездә хәзер табибка бары тик талон белән генә күренәләр. Чиратка Интернет челтәре, полис белән терминал, телефон аша, поликлиникага килеп язылып була. Даруның аналоглары күп булырга мөмкин, аларның исемнәре генә төрле. Чөнки бер үк составтагы даруны һәр фирма аерым исем белән чыгара. Аларның тәэсир итү көче бер төрле. Нигездә чит ил дарулары кыйммәт, дару ясауның чыгымы никадәр зур, ул шулкадәр кыйммәтрәк йөри. Ә менә табиб комиссиясе үтә торган дарулар исемлеге азайды. Хәзер ул 200дән 65кә калды.
– Тагын нинди яңалык- лар бар?
– Поликлиника янындагы даруханәдә шулай ук ташламалы дарулар сатыла. Киләсе елда Яңа Кенәр, Шушмабашта да ташламалы дарулар җибәрелә башлаячак. Бушлай дару алу өчен кеше ай саен үзенең участок табибына килә. Димәк, ул даими табиб күзәтүе астында. Кызганыч, бездә халык гадәттә үз–үзен дәвалый. Һичшиксез табибка күренеп торырга кирәк.
1 октябрьгә кадәр вакыт бар әле. Киләсе ел өчен Пенсия фондына кереп, социаль җыелмадан файдаланам дип, гариза язып чыгарга була.
Румия Надршина