ИФТАР МӘҖЛЕСЕНДӘ
Узган җомгада район башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе үткәрде. Анда Арча мәчетләреннән, мәдрәсәләреннән мөгаллимәләр һ.б. катнашты.
– Шулай хөрмәт иткәч күңелле, – диде Арча станциясендәге “Изгеләр” мәчете мөгаллимәсе Гөлнара Әхмәтова. – Үзем ательеда эшлим, ял көннәрендә мәдрәсәдә укытам. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә алган белемнәрем әрәмгә булмасын дим. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен йөрүчеләр без.
– Бу рәхмәт, мәгърифәт ае, гөнаһлардан котыла торган ай. Аллаһы Тәгалә белән очрашуга без һәрвакыт әзер булырга тиеш. “Ризыкланыгыз һәм үзегезгә мәңгелек ризык әзерләгез. Мине зурлавыгыз белән сез мәңгелектә тук булырсыз”, – дигән Аллаһы Тәгалә. Рамазан аенда менә шундый мәҗлесләр үткәрү, иманнарыбызны ныгыту насыйп булды, – диде мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина.
Ифтар мәҗлесендә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев, Яңа Кенәр мәчете имамы Ирек Галиев, Рәмис хәзрәт Гарифуллин катнашты.
– Изге Рамазан аеның өченче ункөнлегенә кердек. Бу җәннәткә өметләнә торган вакыт, чөнки кадер кичәсе шушы арада була. Уразаның төп максаты — нәфесе- безне тыю. Нәфесебезне дә тыябыз, йокыларыбызны да киметәбез, тәкъвалыгыбыз- ны да арттырабыз, риалыгыбызны, саранлыгыбызны да бетерәбез, – диде Раил хәзрәт. – Ураза тотучыны көчләп авыз ачтырган вакытлар да булды. Хәзер нинди заманда яшибез. Республика дәрәҗәсендә, районыбызда ифтар мәҗлесләре уза. Район башлыгы Илшат Нуриев башта ир–атларны җыйды, хәзер хатын–кызларны чакырды. Аның әҗере оештыручыларга да, матди ярдәм күрсәтүчеләргә дә, пешерүчеләргә дә, ризык китерүчеләргә дә булачак. Бу мәҗлесне Аллаһы Тәгалә үз ризалыгы белән кабул кылсын. Сезнең Аллаһы ризалыгы өчен башкарган хезмәтегезнең савабын ахирәттә дә күрергә, тынычлык белән, бер–беребезне ихтирам итеп, бердәм булып яшәргә насыйп булсын.
Ураза тотканда кешенең тәне, ашказаны, кан тамырлары чистарына организмы шлаклардан арына. Аннан ураза чорында адәм баласы рухи дөньясын баета, үзен әхлакый яктан тәрбияли, кимчелекләрен бетерергә тырыша.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Кем дә кем уразасын иман белән, ышанып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп тотса, Рамазан ае беткәч, киләсе айны яңа туган гөнаһсыз бала итеп каршылар”, – дигән.
– Чын күңелдән бирелеп, укучыларыгызны яратып, зур эш алып барасыз. Аллаһы Тәгалә каршында зур хезмәт бу, – диде мөгаллимәләргә мөрәҗәгать итеп Айдар Габбасов һәм барчасына район башлыгы исеменнән рәхмәтен белдерде. – Нинди эссе көннәр булса да сынатмыйбыз, нык торабыз. Ураза тоту ул кешенең бер шатлыгы. Гамәлләребез өчен җавап тотканда икенче шатлыгыбыз шунда булыр. Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын, киләчәктә дә шулай очрашырга насыйп булсын.
Рәмис хәзрәт азан әйткәннән соң, ахшам намазы укылды. Ифтар мәҗлесе мул итеп әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.
– Җитәкчеләрнең шундый мөгамәләсен күрүгә ирештек, – диде Ирек Галиев. – Оештыручыларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте барып ирешсен.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА