Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтуһ! Әлһәмдүлилләһ! Шатлыклы көнгә – Ураза гаетенә дә җиттек. Ураза бәйрәмнәре мөбарәк булсын!
Бер яктан Рамазан гаете – шатлыклы бәйрәм көне дә, икенче яктан –кызганыч та, чөнки ихлас күңелдән изге гамәлләр кылып, тәкъвалык- та уздырган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ураза ае мөселманнарны тәрбияли торган ай. Суны, ризыкны гына калдырмадык, ә бәлки начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Күзләребез күбрәк Коръән аятләрен укыды, телләребез зикерләр кабатлады, кулларыбыз изге гамәлләр кылды, уй-фикерләребез яхшылыкта гына булды. Ләкин, Рамазан ае бетте диеп, бу изге гамәлләрне калдырырга кирәк дигән сүз түгел. Киресенчә, икенче Рамазан аена кадәр тагын да күбрәк саваплар эшләргә тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, халкыбызга, динебезгә, ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсен.
Ураза бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!
Тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде!
Аллаһы Тәгалә безгә киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алып, уразаларны тотарга насыйп итсә иде!
5 июльдә Рамазан гаете, сәгать 6да мәчетләрдә җыелу. Гает намазы сәгать 7дә укыла.
Арча районы имам–мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев