Мөһимлеген аңлагыз
1 июльдән Россиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Ул 15 августта төгәлләнә.
— Безнең районда бу мөһим эштә 5 инструктор, 28 исәп алучы катнаша, — ди Арча районының дәүләт статистикасы бүлеге баш белгече–эксперты Рәмзия Хәбибуллина. — Аларның һәркайсына 5–6 участок туры килә.
— Исәпкә алу бөтен хуҗалыкларда да үтәчәкме?
— Авылларда һәр хуҗалык исәпкә алыначак, ә шәһәрдә бу 4 сутый һәм аннан артык җире, терлеге булган хуҗалыкларга гына кагыла. Авыл хуҗалыгында барлык җирләр, терлекләр, техника исәпкә алына.
— Исәпкә алучыны башка кешеләрдән ничек аерырга?
— Исәпкә алучы махсус жилет, козырек кигән була, муенында таныклык асылган. Гадәттә бер кеше йөри, кайвакытта алар икәү булыр- га да мөмкин.
— Бездә мондый кампания- ләргә гадәттә шикләнеп карыйлар, тагын өстәмә салымнар салу өчен түгелме икән, дип шикләнүчеләр дә бар...
— Безнең хезмәткәрләр 1 июльдән йортлар буенча йөри башладылар, алар да шикләнеп караучылар бар, дип әйтә. Әмма борчылырга урын юк, исәпкә алучы бернинди документ сорамый, хуҗалыкта нәрсәдер карап, санап йөрми. Ул бары тик хуҗа кеше әйткәннәрне генә язып бара.
Мондый исәп алу 2006 елда узган иде инде. Алынган мәгълүматлар читкә таралмаячак, анкетада бернинди исем–фамилия күрсәтелми, соңыннан бланклар юк ителәчәк. Авыл хуҗалыгы исәбен алу бу тармакның бүгенге көндәге хәлен белү өчен кирәк. Аның нәтиҗәләре әлеге тармакны үстерү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
— Исәпкә алучыны кертмәсәләр?
— Ул икенче тапкыр киләчәк, өченчесендә участок инспекторы белән киләчәк. Шуңа күрә күңелсезләнеп йөрергә калмасын, аңлашып, ярдәмләшеп эшлик.
Ильяс Фәттахов