Җәйне исән–имин үткәрик
Җәй үзе белән суда йөзү рәхәтлекләре дә алып килә. Әмма сулыклардан дөрес итеп файдалансаң гына ул күңел күтәренкелеге, чиксез шатлыклар бирә. Суда бәхетсезлек очракларын ничек булдырмаска? Шушы сорау белән без районның янгын–коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаевка мөрәҗәгать иттек.
– 2016 елның 17 июнендә районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиясе карары чыкты, – дип сөйләде Искәндәр Юзаев. – Шушы карар нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына халыкка сулык- лардан хәвеф–хәтәрсез файдалану турында аңлатырга, су коенырга ярамаган урыннарга яңадан аншлаглар куярга, район мәгариф идарәсенә мәктәп яны лагерьларында, Үрнәктәге җәйге сәламәтләндерү лагеренда һәм Яңа Кырлайдагы палатка лагеренда суда үзеңне дөрес тоту турында әңгәмәләр үткәрергә тәкъдим ителде.
– Районда сулыклар күп, ә аларда хәвеф–хәтәрсез су коену мөмкинлекләре бармы?
– Районда су коену таләп-ләренә җавап бирерлек бер генә урын да юк.
– Сулыклар янына куелган аншлагларны алып ташлау очраклары да бар икән?
– Андый очраклар бар. Анш-лагны урыныннан алып ыргыту вак хулиганлыкка керә. Чит милекне юк иткән, бозган өчен Федераль закон белән штрафлар каралган.
– Эссе көннәрне халык су коенырга ярата. Сезнең киңәшләрегез.
– Рөхсәт ителгән урыннарда гына су коенырга ярый. Таныш булмаган урыннарда су коенырга, суга баш белән сикерергә ярамый. Су төбендә таш, бүрәнә, тимерләр булырга мөмкин.
– Кайберәүләр киң елганың уртасына, икенче ярга чыгарга ярата.
– Үзеңнең яхшы йөзүеңә ышансаң да, болай эшләргә һич ярамый. Кинәт хәл китәргә, аякларны көзән җыерырга мөмкин. Андый вакытта аркага ятып, ярга таба хәрәкәт итәргә һәм ярдәм чакырудан оялмас- ка кирәк.
– Суга керә белеп керү дә әһәмиятле.
– Суга әкренләп керергә кирәк. Су билгә җиткәч, тиз генә чумып алып, йөзеп китсәң әйбәт. Начар йөзүчеләргә кабартылган матрасларда йөрергә һәм башка шундый җайланмалардан файдаланыр- га ярамый.
– Суда паника бик куркыныч халәт.
– Суга батуның төп сәбәп- ләренең берсе – паникага бирелү. Сулышны дөрес алып, ничек тә тирән, чоңгыллы, көчле агымлы урыннан чыгарга тырышырга, ярга омтылырга кирәк.
– Балаларга киңәшләрегез.
– Бары тик әти–әниләр янда булганда гына балаларга су коенырга рөхсәт ителә. Сулык- лар янында уйнарга ярамый. Кабартылган матрасларда һәм камераларда йөрү тыела. Бүрәнәләргә, такталарга ябышып, зурлардан башка көймәгә утырып, су эченә керергә һич ярамый.
– Суга батучыга ничек дөрес ярдәм күрсәтергә?
– Батучыга бау, озын агач ботагы кебек әйберләр бирер- гә була. Үзен–үзе белештермәс дәрәҗәдә булса, арт яктан килеп, башын култык астына кыстырып яки чәченнән тотып ярга таба йөзәргә, коры җиргә чыккач, “Ашыгыч ярдәм” чакыр- тып, ул килгәнче беренче ярдәмне күрсәтү киңәш ителә.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Язманы йомгаклап, шуны әйтәсе килә: бала кечкенәдән йөзә белсен. Бу турыда ата–ана гына түгел, хәтта мәктәп, бакча да кайгыртсын иде. Ничек итеп, монысын уйларга кирәк.
Румия Саттарова