1 июльдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, Апаз, Ашытбаш, Курса–Почмак урта мәктәпләрендә яңа спорт мәйданчыклары сафка басты.
— Безнең районда, бүгенгеләрен дә кертеп, республика программасы буенча 20 спорт мәйданчыгы төзелде, — диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина педагогика көллиятендә минифутбол мәйданчыгын ачу тантанасында. — Республика, район җитәкчелеге спортны үстерүгә зур игътибар бирә.
Көллият директоры Гөлнара Гарипова шундый кайгыртучанлык өчен рәхмәт әйтте, көллияттә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев спортчыларыбызга яңа уңышлар теләде.