3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре 80 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев котлады.
– Исәнлек, саулык, тыныч хезмәт телим сезгә, – диде ул һәм ветераннарга, хезмәткәрләргә юбилей медальләре тапшырды, бүлекчә җитәкчелеге тарафыннан юбилей уңаеннан чыгарылган китаплар бүләк итте, һәр ветеранны җылы сүзләр белән искә алды.
– Мин 1957–1982 елларда Чаллыда, Түбән Камада җитәкче урыннарда эшләдем. Ул вакытта йөзләп кенә машина булгандыр. Ә Арчада Бөтенроссия ирекле автомобиль сөючеләр җәмгыятен җитәкләдем, – диде Равил Галимов.
Арчадан Наил Галимуллинны белмәгән кеше юктыр. 28 ел (1970–1998 елларда) дәүләт автоинспекторы булып эшләп, халык арасында абруй казанган кеше ул.
– Башта берүзем идем. 1974 елда Хәмит Җәләев килде, – дип искә алды ул эшләгән вакытын. – Ул елларда шәхси машиналар да юк. Арчада ике кешедә генә иде машина. Әмма шунысы мөһим, ул чакта һәркем законга буйсына иде.
– Миңа да беренче кисәтүне Наил абый ясады. Мин аны әле дә онытмыйм һәм аңа гомер буе рәхмәтлемен. Бәлкем, шулай юл һәлакәтеннән дә коткарып калгандыр, – дип искә төшерде Арча эчке эшләр бүлегенең җәмәгатьчелек советы рәисе Мансур Шиһапов. – Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны туктатыгыз, җәзасын да бирегез. Башта яратмаслар, сүз дә юк. Әмма соңыннан рәхмәтләрен әйтерләр.
– Хәзер машиналар бик күп. Юл һәлакәтләре дә еш була. Өлкәннәр аңлый, яшьләр белән эш итүе авыр, – диде юл патруле хезмәтенең өлкән инспекторы Рәдис Гарифуллин.
– Безгә психолог та булырга кирәк, – диде теркәү–имтихан алу бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Бариев.
ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләренә авыр, катлаулы хезмәтләрендә уңышлар, имин юллар телибез.
Гөлсинә Зәкиева