“Мәк – 2016” операциясе бара

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында “Мәк–2016” комплекслы оператив–профилактик операция үткәрелә. Аның беренче этабы 27 июньнән 31 июльгә, икенче этабы 10 августтан 30 сентябрьгә кадәр барачак.

“Мәк–2016” законсыз чәчүлекләрне, составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне ачыклау һәм юкка чыгару максатында үткәрелә.

Өй янында составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне аз гына күләмдә үстерү дә (20 төпкә кадәр киндер, 10 төп мәк) административ хокук бозу буларак карала.

Безнең Арча районында наркотиклар куллану очрак- лары бармы? Бу сорауны без Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең бүлекчә җитәкчесе Ринат Котдусовка бирдек.

– Безнең районда инә кадау юлы белән наркотик матдәләр куллану очраклары теркәлмәде. Үлем очраклары да юк. Әмма бу наркотиклар кулланучылар бөтенләй юк дигәнне аңлатмый. Бездә янганда эчкә сулау юлы белән наркотик матдәләр (спайслар) куллану киң таралган.

Хәзерге вакытта яшьләр ял итә торган төп урыннар булып Арчада “Балыкчы авылы”, Мәдәният йорты, стадион санала. Бүлек хезмәткәрләре аларга даими рәвештә рейдлар оештыра.

Шик туган очракта әлеге кешеләр медицина тикшерүенә җибәрелә. Быел Арча үзәк хастаханәсенә шундый өч кеше (берсе балигъ булмаган яшьтә) җибәрелде. Әмма тикшерүләр нәтиҗәсендә аларның наркотик куллануы ачыкланмады. Наркотиклар кулланып исергән хәлдә җинаять эшләүчеләр дә юк.

– Бүгенге көндә ничә кеше исәптә тора?

– 18 кеше. Аларның бишесе наркотикларга бәйле санала. Ә калган унөче профилактик исәптә. Узган ел профилактик исәптә егерме бер кеше булган.

– Наркотикларга бәйлеләр һәм профилактик исәптәгеләр, дидегез. Алар нәрсә белән аерыла?

– Бер тапкыр наркотик кулланып, ул аларда бәйлелек тудырмаса, кеше бер елга исәпкә куела, ягъни табиб–нарколог күзәтүе астында була. Шул вакыт эчендә башка бер тапкыр да наркотик кулланмаса, профилактик исәптән төшерелә. Ә инде исәпкә куелып та, бер ел эчендә яңадан наркотик кулланса, бу категория кешеләр 5 ел дәвамында табиб күзәтүе астында тора.

– Ә районда наркотик матдәләр сату очраклары бармы?

– Наркотиклар сату юлларын ачыклау һәм чикләү максатында социаль челтәрләрдә даими рәвештә тикшерү үткәрәбез.

Наркотиклар сатуга каршы тору максатында эш нәтиҗәләренә килгәндә быел ике кеше (узган елның шушы чорында да ике иде) җинаять җавап- лылыгына тартылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, хокук бозучыларның икесе дә балигъ булмаган яшьтәгеләр. Арчадан Х. кесәсеннән алынган билгесез матдә белән тәмәкенең (спайс) наркотик булуы ачыклана. Егет укымый, әтисе белән вакытлыча эшләргә йөри. Арча район суды тарафыннан ул 2 ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Бу наркотикны аңа М. биргәнлеге билгеле булды. М. Арча район суды тарафыннан 3 ел ярымга төзәтү эшләренә хөкем ителде.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International