Кешене сөендергәнгә җан сөенә

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Венера һәм Сәүбән Мифтаховлар белән мин Арча станциясендә узган бер бәйрәмдә таныштым. Икесе дә кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар иде. Сәүбән абый агач эшләнмәләр, Венера апа чигелгән әйберләр тәкъдим итә. Аларны кул белән ясалган, я булмаса чигелгән димәссең дә. Күзләреннән үк җылылык бөркелеп торучы өлкән яшьтәге, әмма күпкә яшь күренгән бу кешеләр белән очрашып сөйләшәсем килде.

Күптәнге танышын күргән кебек ачык йөз белән ишегалдында ук каршы алды Сәүбән абый, аннан өйдән ягымлы елмаеп Венера апа чыкты. Алар өендә үземне бик иркен һәм рәхәт хис иттем. Аралаша торгач, яшьлек еллары да искә төште, күңел түрендә яшеренеп яткан кайбер серләр дә тышка калкып чыкты.

– Мин үзем Сеҗедә туып–үстем. Казанда заводта эшләгәндә партия җир тетрәүдән соң шәһәрне торгызырга Ташкентка җибәрде, – ди Сәүбән абый. – Мин агач эшләре остасы, 5нче разрядлы столяр идем. Агач эшенә әтиемнән өйрәндем. 5 яшьтән аның артыннан калмадым. 6 яшьтә мәктәп балаларына шырпы әрҗәләрен ватып сумкалар ясый идем инде. Аннан училищеда токарь, монтер, газ белгече һөнәрләре үзләштердем. Бу белгәннәрем Ташкентта бик ярап куйды. 2 елга киткән җирдән 39 елга тоткарландык.

– Мин дә Ташкентта шомартучы–буяучы һөнәренә өйрәндем. Икәүләшеп төзелештә эшләдек. Фатир бирделәр. Ике кызыбыз укырга керде. Депутат булдым, дәүләт бүләкләре алдым. Сәүбән абыегыз да хезмәт алдынгысы иде, медальгә лаек булды, – дип өстәде Венера апа.

Ул үзе Шурабаштан. Сәүбән абый армиядән кайткач танышалар. “Венера апагызның бер мендәре белән, бер юрганы, минем бер пар кирза итек бар иде. ЗАГСка да 3 сум 50 тиенне кәләш түләде. Менә шулай гаилә тормышыбызны башлап җибәрдек. 60 ел яшибез инде”, – диде Сәүбән абый елмаеп.

Арчага алар, ике катлы йортларын юк бәягә генә сатып, 2002 елда кайтып урнашалар. Үзләрен дә туган як туфрагы тарта. Башта 2005 елга кадәр бер танышларының мунчасында яшиләр. Йортка нигез сала башлаганда Сәүбән абыйга 69 яшь була. Беренче елны ук, бер бүлмәсен газ плитәсе белән җылытып, кышны шунда чыгалар. 70кә якынлашкан ике төзүчегә эш җитәрлек була.

– Эчке якка бер оста да кермәде. Үзебез ясап чыктык, – диде Сәүбән абый. – Көн–төн эшләдек. Үзләштергән һөнәрләремнең барысының да кирәге чыкты. Кыз дизайнер, буяу эшләре Венерада, калганнарын – ут кертү, монтажга кадәр миндә. 78 яшькә кадәр җитте. Шуннан соң капка төбенә, ишек алдына плитә сала башладым.

Өйләрендә, чыннан да, дизайнер кулы күренә, зәвык белән эшләнгән. Җылы, матур төсләр, үзенчәлекле түшәм (Урта Азиядә күргән бар иде), диварлар. Бер бүлмә дә бер–берсенә ошамаган. Күп чыгым киткәндер. “Матди яктан балалар булышты. Кызларым да, кияүләрем дә бик игелек- ле, ярдәмчел булдылар. Һәрдаим аларның ярдәмен тоеп яшибез”, – диделәр өлкәннәр горурлык белән. – Балачакта хәсрәт чигеп яшәү онытылды. Оныклар да әбием, бабаем, дип кенә торалар”.

Хәзер Сәүбән абыйга 82 (мөселманча киредән укысаң, 28 генә әле, ди ул шаяртып), Венера апа аннан 4 яшькә яшьрәк. Өй эшләре беткәч алар кул эшенә тотынган. Сәүбән абыйның токарь, столяр станоклары белән үз остаханәсе бар. Агачтан ниләр генә эшләми ул. Хәтта тактасы белән шахмат фигуралары да ясап куйган. Гуашь, майлы буяулар белән картиналар да ясый. Иҗаты искиткеч, халыкчан. Венера апа схемалар белән картиналар, мендәр тышлары чигә. Әле менә гарәп хәрефләре белән шамаил чигә башлаган. Кызлары да кул эшенә, бәйләргә, чигәргә бик оста икән. Ташкенттан кунакка кайткан Лилия кызы нинди матур күлмәк бәйләп куйган.

Ә җәен бакча эшләре икесенә дә җитә. Яшелчә, җиләк–җимеш, чәчәкләр... Зур бакчада бер чүп әсәре күрмәссең. Хәтта Урта Азия һәм Япония чиясе – сакурага кадәр җимеш бирә, ишегалдында ясмин агачы чәчәккә күмелеп утыра. Буш вакытларында китап укыйлар. Үзләре генә түгел, балаларын, оныклары, оныкчыкларын да шуңа өйрәткәннәр. Өйнең икенче катында меңгә якын китап- лары булган китапханәләре бар. Күңелләре тулып, яшь чаклары искә төшеп китсә, Сәүбән абый кулга гармун ала, Венера апа җыр суза.

– Кыска гомерле булган якыннарым рухына дога кылырга миңа озын гомер бирелгәндер, дип мәдрәсәдә белем алдым, намазларымны укыйм, – ди Венера апа. – Һәр эшне мин дә шушы яшькә җиткәч шулай эшли алсам иде, дип кеше кызыгырлык итеп, тәмен белеп, яратып башкарам. Аларны бүләк итеп кешеләрне сөендергәнгә үземнең дә җаным сөенә. Ә ул бик рәхәт хис. Яшь булып күренүебезнең сәбәбе дә шундадыр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International