БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Курса-Почмак авылында гомер кичерүче Оркыя һәм Барый Әхмәтсафиннар күпләр өчен үрнәк пар. Алар инде 62 ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр.

Барый абый белән Оркыя апа икесе дә Курса-Почмак авылында туганнар. Балачаклары авыр елларга туры килгән. Курса-Почмакта башлангыч, аннары Иске Мас- рада җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлыйлар.

Барыйны ат караучы итеп эшкә куялар. 25 ат, 1 үгез карый 15 яшьлек егет. Аннары Марига урман кисәргә җибәрәләр. 18 яше тулмагач, фураж ташырга куялар. Капчыкларны күтәрә алмагач, такта куеп тәгәрәтеп меңгерә торган була. Аннан кайткач, тракторга укып, 10 ел тракторчы булып эшли. Бригадир авырып киткәч, аның вазифасын үти. Аннан соң механик булып эшли. 5 ел Тәтештә агроном булырга укый, агроном булып эшли. Партоешманы җитәкли. Аннары авыл Советы рәисе итеп куялар. 15 ел шунда эшли.

Оркыя апа да 12-13 яшеннән колхозда эшли.

– Безнең балачак бик авыр вакытка туры килде, сеңлем, – дип башлады ул сүзен. Ат белән сука сукаладык, бөтен нәрсәне кул, ат белән эшләдек, җиңү өчен тырыштык. Безне саклап калу өчен ярый алабута белән кычыткан булды әле. Ватанны без дә сакладык аны. Немецны җиңүдә безнең дә өлеш зур. Иртәнге алтыдан басуга чыгар идек, унберләрдә кайтылыр иде. Әле сугышчыларга оекбаш, бияләйләр дә бәйләп җибәрәсе, займ түлисе бар. Сабанчыларга бер тәлинкә аш бирәләр иде, шуның өчен Кашшаф абый миңа да ат алып, тырмага алып чыкты. Елыйсылар килә аларны искә алсаң. Шулкадәр авыр заман кичердек. Бер таңнан икенче таңга кадәр эшләдек. Ул вакытта без дә бала бит әле. Фермасында да эшләдек, сарыгын да, тавыгын да карадым. Барысы да баштан кичте, Аллага шөкер. Менә Аллаһы Тәгалә гомерне, сәламәтлекне биргән. Инде без күргәннәрне яшьләргә күрсәтмәсен. Менә шуннан котым чыга. Илләр-җирләр тыныч булсын иде.

1954 елгы гаилә кора Әхмәтсафиннар. 11 бала таба Оркыя апа. Кызганычка каршы, дүртесе яшьтән үлә. 3 малай, 4 кызларын үстереп аякка бастыралар, белем һәм тәрбия бирәләр.

– Аллага шөкер, балалар тәртипле, тыңлаулы булдылар. Эшләп үстеләр, укыдылар, кеше булдылар. Шулай матур яшәүнең сере – сабырлыкта, – диде Оркыя апа. – Төрле вакыт була. Тормышта сабырлык бик кирәк. Эшчәнлек тә кирәк. Бу ирләр эше, бу хатын-кыз эше дип тормадым. Барый авыл Советында эшли башлагач, иртә белән чыгып китте, кич белән кайтып керде. Бөтен тормыш, бөтен эш миндә булды. Әйбер әйтмәдем, кайткач дәгъва кылмадым. Аллага шөкер, авыл кешесе белән дә тату яшәдек.

Бүген алар уллары Нурдил, киленнәре Рәмзия тәрбиясендә, оныклары Рәзинә, Надир һәм Кәримне тәрбияләп гомер кичерәләр. Читтәге балалары, онык-оныкчыклары да хәл белешеп торалар. Пар аккошлардай әби белән бабайга карап, бары тик соклану хисләре генә туа. Шулай матур, үрнәк гаилә булып, күп еллар тигезлектә, исән-сау яшәсеннәр иде.

Энҗе САФИНА, КФУ студенты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International