Россиядә 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыга башлаячак. Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Яңа акчаларда Татарстан башкаласы, аның тарихи һәйкәлләре дә урын алырга мөмкин. Бу республика халкының активлыгына бәйле.Бүгенге көндә Казан Кремле 5 меңнән артык тавыш җыярга өлгергән инде.
Тавыш бирү Твоя-Россия.рф сайтында бара. Бәйгедә Facebook, “В контакте” яки “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге үз битегезне кулланып яки мобиль телефон аша теркәлү узып тавыш бирергә мөмкин.
Бәйге җиңүчеләре 5 сентябрь – 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.
Әйдәгез, Казаныбыз- ның данын бергәләп яклыйк.