Һәркем катнаша ала

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Һәркем катнаша ала

Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызыла башлый. Проектларга республиканың “Яңарыш” фонды күзәтчелек итә.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре озак гасырлар дәвамында үзара дус–тату яшәгән Татарстан төбәгендә мөселманнар һәм христианнар өчен әһәмиятле бу вакыйгалар тарихка кереп калачак.

Мондый проектлар бездә гадәттә бөтен ил белән тормышка ашырыла. Тамчылардан күл җыела, диләр. Республика күләмендә бу изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр көннән–көн арта бара.

8 июльдә “ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика Фонды” коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры, Татарстан Рес- публикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Арчада узган киңәшмәдә әлеге Фондның эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге оешма алты ел эшләү дәверендә күп кенә игелекле гамәлләрне тормышка ашыруга мөһим өлеш кертте. Ике төп проект — Борынгы Болгар белән Зөя утрау–шәһәрчеге — шуларның иң мөһимнәре.

Быел менә Болгар ислам академиясе төзелә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызыла.

Киңәшмәдә катнашучыларга борынгы Болгар шәһәре һәм Казан Изге Ана иконасы тарихларына багышланган фильм тәкъдим ителде. Татарстанның Спас районындагы борынгы заманда хәнәфи мәзһәбе үзәге буларак танылган Болгар шәһәре дини белем бирү буенча Каһирә, Истанбул, Багдад, Сәмәрканд белән бер дәрәҗәдә булган. Болгар ислам академиясе мөселманнарның бердәмлеген, илдә тынычлык һәм бердәмлекне саклау, бай дини мирасны һәм борынгы бабаларыбызның рухи традицияләрен торгызу бурычын куя.

Казан Изге Ана иконасы Казанда 1579 елда табылган. Патша Иван IV боерыгы белән шул урында хатын–кызлар Богородица монастыре төзелә. 1908 елда анда яңа чиркәү сафка баса. 1917 елда монастырьне ябалар, 1932 елда үзәк чиркәү шартлатыла.

Татьяна Ларионова арчалыларны шушы изге эшләрдә актив катнашырга чакырды.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Болгар ислам академиясен төзү, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу өчен районнын инде күп кенә оешмалары, предприятие- ләренең “Яңарыш” фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерүләрен әйтте, бу изге эшкә бөтен район халкы кушылыр, һәркем үз өлешен кертер, дигән ышаныч белдерде.

Ильяс Фәттахов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International