ЗАГС хезмәткәрләренең озак еллар матур гомер кичергән парларны кунакка чакырып, хөрмәт күрсәтүләре бик күркәм йола. Программаны да алар, юбилярларның үзләре белән сөйләшеп, җылы һәм эчтәлекле итеп төзи. Яңа гына булып үткән бәйрәмдә ЗАГС мөдире Фәридә Бәхтиярова:
— 50 ел бергә гомер кичергән Казан егете Ринат Алмаев белән Сикертән авылы кызы Фирая Батыршинаны Арча педагогика училищесы кавыштыра. Аларның балалары, хәтта киленнәре дә укытучы. Бу гаиләнең мактаулы, дәрәҗәле исемнәрен санап бетерерлек түгел, иң зур даннары — аларны халык хөрмәт итә, эшләгән хезмәтләре өчен рәхмәт укый.
Бүген биредә нәкъ менә халык хөрмәт иткән гаиләләр җыелган. Алар: Арчадан Фирая Батыршина һәм Ринат Алмаев, Яңа Кишеттән Рауза һәм Радик Кәримовлар, Яңасаладан Саҗидә һәм Николай Бламыковлар, Сөрдедән Гөлфия һәм Фәрит Салиховлар. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Аларны котларга балалары, якыннары, авыл жирлекләре башлыклары килгән. Күңел түреннән чыккан иң җылы хисләрне дулкынланмыйча әйтеп тә һәм кабул итеп тә булмый. Күзләрдә менә–менә чайкалып түгелергә торган яшьләр... Бу ана белән бала, ата белән баланы бәйләп торган җепләрнең җиңел генә бер тетрәнүе.
Алар бар да тигез, матур, бала–чагалы тормыш өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Заманында алны–ялны белми эшләгән кешеләр. Һәм бүген дә әле кайберләре халыкка хезмәт итүне дәвам итә.
“Рус җыры” халык вокаль ансамбле җитәкчесе Фирая Батыршина:
— Бер–беребезгә ышанып, ярдәмләшеп эшли һәм яши белдек, — ди.
Яңа Кишеттән хезмәт юлын тракторда башлаган Радик абый Кәримов авылда партия оешмасы секретаре, авыл Советы рәисе дәрәҗәләренә күтәрелеп, хәзерге көндә авыл җирлеге депутаты, Кышкар мәчете имамы.
— Мәхәббәт ул көн дә бер–береңә “яратам” дип әйтү түгел, — дип сөйли Радик абый. — Ул хисләр тирәндә, йөрәктә була. Өйләнешү — бик зур җаваплылык. Сабыр булып, гаиләне саклый белергә кирәк. Мәхәббәт ул соңгы сулышкача бергә булу, парыңның маңгаеннан тирен сөртеп, соңгы юлга сөеп озату.
Сөрдедән 50 ел бергә гомер кичергән Гөлфия апа белән Фәрит абый гади хезмәт кешеләре. Берсе тракторда, икенчесе фермада эшләгән.
— Гөлфияләрнең өйләре клуб каршысында гына иде. Клубта ут сүнүгә бабай Гөлфияне каршы алырга капка төбенә чыгып баса. Иркенләп сөйләшергә җай куймый иде, — дип көлеп искә ала Фәрит абый.
Саҗидә белән Николай Бламыковлар икесе дә Яңасала авылыннан, хезмәт юлларын сәүдә белән бәйләгәннәр. Кай арада 45 ел үткән.
— Яшь чакта гомер эш белән үтә, яшь барган саен бер–береңә кирәк булуыңны аңлыйсың икән, — дип сөйли алар.
Бар да тантаналы шартларда ЗАГС бүлегенең “Дан китабы”на кул куйды. Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов, яшь башкаручы Екатерина Һадиева юбилярларга җыр бүләк итте. Ә теләкне нәкъ җырдагыча телисе килә:
Күңелең яшь әле, сөенеп яшә әле!
Румия Надршина