Дружиначылар рейдта

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Урамнарда, жәмәгать урыннарында тәртип саклау, куркынычсызлык тәэмин итү, җинаятьләрне булдырмау һәм ачыклау максатында һәр шимбә опертөркемнәр, алар белән бергә ирекле халык дружиначылары да (Арчада 4 отряд, һәр шимбә 2 кеше) рейдларга, офицер патрульләренә чыга.

Шундый рейдларның берсендә участок инспекторы Руслан Зарипов, җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор Рәмзия Тимергалиева, салкын корал белән эш итү бүлеге инспекторы Фәнил Хисмәтуллин, полиция машинасын йөртүче Илвир Мифтахов белән ирекле халык дружиначылары “Арча элеваторы” ширкәтеннән Ришат Әхмәдиев, “АСПК” җәмгыятеннән Марат Ибраһимов катнашты.

– Рейд вакытында эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы имин булмаган гаиләләрдә, балигъ булмаган балалар янында, алкоголизм, наркомания чирләре белән авыручылар, психик авырулар, гаиләдә һәм көнкүрештә тәртип бозучылар янында булабыз. Төрмәдә утырып кайтканнар, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр дә аерым күзәтү астында тора, – дип аңлатты Рәмзия Тимергалиева. – Моннан тыш административ хокук бозган өчен штраф түләмәгәннәргә дә (70 көн эчендә түләнергә тиеш) кисәтү ясала. Яшьләр күп җыелган урыннарда (үзәк урамнар, стадион, парк) булырга тырышабыз.

Бу юлы патрульдәгеләр Арчаның Галактионов, Свердлов, Нагорная, Банк, Зур урамнарында йөрде. Телефон аша хәбәр алынгач Кәчегә төшәргә туры килде. Мәктәп территориясендә спиртлы эчемлекләр кулланган өчен беркетмә төзелде, яшьләр белән әңгәмә үткәрелде.

Арчада Галактионов урамында бер гаиләдән 2 балигъ булмаган яшьтәге бала – Ф. спиртлы эчемлек кулланган, Д. вак хулиганлык өчен эчке эшләр бүлегендә исәптә тора. Бу юлы балалар үзләре өйдә булмады, әтиләре белән генә сөйләшергә туры килде.

Шул ук урамнан Н. алкоголизм чире белән авырый, өстәвенә психик авыру да. Ике административ штрафы да түләнмәгән. Башта өйдә юк, дигән хәйлә белән апасы һәм әнисе артына “яшеренеп” калырга теләгән иде.

Ә менә шундый ук чир белән иза чиккән А. бу юлы да исерек булып чыкты. Бергә яшәүче хатыны белән генә сөйләшергә туры килде.

Х. да җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган өчен штрафка тартылган булган, тик аны вакытында түләмәгән.

– Безнең хезмәтнең менә шундый яклары да бар. Беренче чиратта кешене дөрес юлга бас- тырырга тырышабыз, – диде Рәмзия Тимергалиева.

Бу кичне стадионда, паркта да булдылар, җыелып торган яшьләр, балалар белән әңгәмәләр кордылар. Ирекле халык дружиначылары кичке 11 сәгатькә кадәр йөрсә, полиция хезмәткәрләре төнге 2гә кадәр рейдта булды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International