Хыяллары зурдан

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Һәр буынның үз проблемасы. Арча яшьләрен дә читләтеп үтми андый мәсьәләләр. Ничә еллар инде яшьләрдән: “Кичен кайдадыр җыелышырга, бергәләп сөйләшеп утырырга урын юк”, —кебек зарлар ишетергә туры килә.

Элек, ичмаса, рәхәтләнеп кино карый, һинд киноларын караганда елап шешенеп беткән чаклар була иде, дип урта һәм өлкән буын апалары бүген дә еш искә ала. Узган гасырда карап үскән кинофильмнар турында сүз чыккач, күп- ләрнең сүзе үзеннән-үзе истәлекләргә барып тоташа. Арчалыларга шундый бәхетле мизгелләр бүләк иткән Тәнзилә Закированы да телгә алалар. Үзе куйган киноларны карап үскән буын белән очрашкач, Тәнзилә апа үзе дә яшьлегенә кайткандай, шул елларны сагынып сөйләшә башлый. Заманында Тәнзилә апа кешегә бәхетле сәгатьләр бүләк итү өчен кино тасмаларын Казаннан җилкәсенә сумка белән аллы-артлы асып, поездда я юлаучы машиналарда ташый торган була. Аның кебек хирыс, кино кую хезмәтенә бөтен барлыгы белән бирелгән кешене көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булырмы икән хәзер?

Шөкер, бүгенге чаптар аттай җитез заманда да Тәнзилә апаның эшен дәвам иттерүчеләр бар икән бит. Беркөнне шундый фанатлар редакциябезгә килеп керде. Арча егетләре Рамил Сафин белән Динар Билалов. Арчада туып үссәләр дә, моңарчы бер-берсен белмәгән егетләрне шул кино булдыру идеясе берләштергән. Хәзер кулга-кул тотынышып эшлиләр.

Эшне иң элек Рамил башлап җибәргән. “Атна саен гаилә белән Казаннан Арчага кунакка кайтабыз. Кичләрен гаилә белән кая- дыр барасы килеп куя, тик барырга җир юк. Туганнар да бу хакта гел әйтә. Шуннан, тәвәккәләдем дә, халыкка кино кую уе белән йөрүемне аңларлар дигән өмет белән район хакимиятенә килдем. Ә анда минем ниятемне хуплап, шундук ярдәм итәргә булдылар. Аннан, кино өчен махсус җиһазлар сатып алдым. Хакимиятнең ярдәме залны арендалау бәясендә нык сизелә”, — дип сөйли Рамил.

Май аеннан июль башына кадәр киноны күпфункция- ле үзәктә Арча станция- сендә яшәүчеләр карап кинәнгән булса, өч атна дәвамында егетләр Арча мәдәният йортына дәшеп кала. “Фильм- нар җомга, шимбә көннәрендә була, көнгә өчәр, дүртәр сеанс куя- быз. Көндезге сәгатьләрдә балалар өчен мультфильм- нар да күрсәтәбез”, — ди егетләр. — Балаң белән мультик карарга килсәң, билетны балага гына аласы, озата килүче өлкән кеше бушка керә ала.

Кеше киләме соң, дип кызыксынам. “Әлегә кеше аз, ләкин без моны әле халыкның бу яңалыкны белеп бетермәвенә һәм җәй айлары булу белән бәйле дип уйлыйбыз”, — ди егетләр. Кызыксынучылар өчен: фильмнарның белдерүен Интернеттагы “Мир кино Арск” төркемендә күрергә була. Шулай ук Арчадагы тукталышларда, Мәдәният йортының игъланнар тактасында күрергә мөмкин.

Егетләрнең хыял офык- лары киң — киләчәктә Арчада аерым кино залы булдырасылары килә. Бу хакта район хакимияте белән сөйләшүләр алып барылган, җитәкчелек белән бергә мәсьәләне республика күләмендә күтәрергә ниятлиләр. Ә көз айларында егетләр авылларга чыгып китмәкче. Тамашачыга татарча фильмнар карау мөмкинлеге дә бар. Тагын бер хыяллары бәлки киләсе елга ук тормышка ашар — ачык һавада кабартылган экран ярдәмендә кино куясылары килә. Мондый бәхетле мизгелләрне казанлылар җәй башыннан кичерә инде. Без дә яхшыга өметләник. Хыялсыз кеше — канатсыз кош, ди халык мәкале, хыяллар өмет тудыра, өмет исә, киләчәккә юл ул. Ә аңарчы, август аенда безне күңелле тамашалар көтә әле. Россия киносы елы уңаеннан бер көнне көнозын арчалыларга Россиядә төшерелгән фильмнар тәкъдим ителсә, Россия киносы көне уңаеннан (ул 27 августта билгеләп үтелә) төне буе кино карау бәхете елмаячак.

Розалия Зиннәтова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International